Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Туктар авылы: Уңганнарга авыл таяна

Туктар авылы Мишә елгасының уң кушылдыгы Казкаш елгасы буенда, Байлар Сабасыннан 5 километр көнчыгыштарак урнашкан. 1664 елдан Саба исеме белән мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Иске Саба буларак та искә алына. Авылда 69 хуҗалыкта 282 кеше яши. Туктарда фельдшер-акушерлык пункты, мәдәният йорты, китапханә, балалар бакчасы, мәчет бар.

“Мәчетле булдык...”

Ринат абый Зиннәтуллин (фотода) 2009 елның май аенда әтисе вафатыннан соң имам-хатыйб вазыйфасын башкара.

“Мәчетле дә булдык Аллага шөкер, башкарасы эшләре бар әлегә. Түбәсен яптык, манара куелды, ае беркетелде. Әлеге бина 1896 елда төзелгән. Элеккеге мәчетнең 1947 елда кыш көне буранда манарасы авып төшә. 1962 елда аны клуб итеп үзгәрттеләр. Ә 2018 елда рәсми рәвештә дини оешмага бирделәр”, – ди Ринат абый Зиннәтуллин.

Аның сүзләренчә, мәчетне төзүдә авыл халкы да зур өлеш керткән. Зиратта үткәрелүче өмәдә дә алар бердәм катнаша. Бәләкәй малайлар да, абыйларыннан калышмаска тырышып, булышырга килә икән.

Авылны завод саклап калды

Мөхәммәтдин абый Ахияров (фотода) авылның өлкән кешеләренең берсе. Алар гаиләдә 8 бала туганнар. Бүгенге көндә апасы белән ул гына исән.

“Колхозда ат җигеп, тирес түгеп, салам эскертләп яшәп тамак туйдырдык. Туктар фермасында сарык, дуңгыз, тавыклар, атлар да асрадылар. Элек кирпеч заводы бар иде. Сугыш вакытында эшләүдән туктап торды. Кирпечтән тыш якын-тирә хуҗалыклар өчен биредә известь яндыра иделәр. Завод авылны саклап калды дип әйтсәк тә була. Яшьләр әллә кая таралмыйча, Туктарда гына калды. Эшче куллар җитмәгәнлектән, заводка күрше авыллардан кызлар килә иде. Араларында кияүгә чыгып, килен булып калучылар да булган. Кирпечкә чират озын була иде. Техникадан су буе чират җыелды.  Хәтта кичтән килеп кунып та калдылар. Завод булганлыктан, элекке Туктар кешесенең өе, гаражы, абзары кирпечтән төзелгән. Тагын шунысын әйтергә кирәк: авылдашлар йортларда да, заводта да кап сукты. Әлеге эшне башкару өчен чималы да кирәк, шуңа күрә басудагы күлгә юкә кабыкларын салып җебетә иделәр. Бу эш җиңелләрдән булмаса да, Туктар халкы бик тырышты”, – дип, авыр вакытларны искә ала 88 яшьлек Мөхәммәтдин абый.

Ул Көек авылына кунакка барган җиреннән ошатып калган Тимершык кызы Раилә апа белән 65 ел бергә гомер кичерә. Ике кызлары Теләчедә яши. Миннегаян исемле уллары авариядә вафат була.

Мул уңыш патшабикәсе

Элек-электән үк Туктар халкы уңган, оста куллы булулары белән аерылып торган. Авылда яшәүчеләр сөйләве буенча, Мәймүнә апа палас суккан. Берничә кул эшен кызы мәдәният йортындагы музейга да тапшырган. Габдулла абый көянтәләр, чаналар, арбалар ясаган. Тимергали абый  бик оста тегүче булган. Кытлык заманында авыл халкы ул теккән күлмәк, чалбар, пальтоларны кигән. Роза апа Хәсәнова роза чәчәкләре, башмаклар, носкилар, урындыкларга киезләр бәйли.

Ә Сания апа Исхакова (фотода) һәрбер гөлнең исемен, аны ничек тәрбияләргә кирәк икәнен белә. Авылда ул үстергән кабактан да зуррагы юк диләр авылдашлары. Бакчадагы яшелчә, җиләк-җимешләрне Ай календаре буенча үстерә ул. Кайвакыт авыл халкы бакчада кайный башласа, “Шулай эшләргә Сания киңәш иттеме?!” дип, шаярталар икән.

“Кабак үстерүнең әллә ни сере юк инде аның. Вакытында чәчеп, вакытында уңышын җыярга гына кирәк. Кабакны 30 майларда утыртам. Бакчамда чәчәкләр,  5 еллык әстерхан чикләвеге, үзем орлыктан тишелдереп утырткан алмагачлар, кара миләш, чия, дүләнә (боярышник), көзгә хәтле җимеш бирә торган кура җиләге, сары һәм кара слива, кызыл шомырт үсә”, – ди бакчачы Сания апа.

Капка төпләрен дә буеннан буена артыш куаклары бизи.

Болардан тыш оста итеп бәетләр, шигырьләр дә яза Сания апа. 2000 елда авыл һөнәрчеләренә атап язган шигырен  безгә дә укыды.  Былтыр Сания апаларда Туктар мәдәният йорты “Гәрәбә” фольклор ансамбле белән каз өмәсе үткәргәннәр. Бакчачының гаиләсенә килсәк, алар тормыш иптәше белән 5 балага гомер биргәннәр. Кызганыч, берсе 32 яшендә очрашуга барган җиреннән, Сабабаш күлендә батып үлә. Кызлары Минзәлә, Балтач районнарында гомер кичерә. Бер улы махсус хәрби операция зонасында.

“Әтидән өйрәнеп калдым...”

Авылда кәр­җин­нәр үрү ос­тасы Альберт абый Нәҗмиев (фотода) белән дә таныштык.

“Әтием Хаҗип шушы авылда туып үскән. Мин үземне белгәннән бирле әти талдан казларга, үрдәкләргә оялар үрә иде. Аның кәрҗиннәр ясавын карап торып, мин дә өйрәндем. Кырпак төшкәч, көз көне су буеннан таллар җыеп кайта идек. Кәрҗиннәрем ху­җалыкта куллану өчен. Элегрәк бә­рәңгене капчык­ка түгел, ә кәр­җингә салып та­шый идек. Олы улым Фидаил да өйрәнеп калды. Бер утырганда бер-ике кәрҗин үрелә. Берсенә 2 сәгать чамасы вакыт китәргә мөмкин. Башта авызлыкны әзерлисе, аннары үрү өчен стойка утыртыла. Кәрҗин үрү өчен бер еллык, ә авызлыкка ике-өч еллык таллар кулланыла”, – дип, эш җае белән уртаклашты Альберт абый.

Мәдәният учагын дөрләтүчеләр

“Халыкны кызыксындырырлык “Башваткыч”, “Көйне таны”, “Ягез әле, егетләр”, Ягез әле, кызлар” кебегрәк чаралар үткәрергә тырышабыз. Бергәләп экскурсияләргә чыгабыз. Авыл клубында 11 кешедән торган “Гәрәбә” фольклор ансамбле эшләп килә. Барлык бәйрәмнең дә яме алар. Баянчыбыз Дилбәр апа Мостафина да күңел кылларын тибрәтеп уйный. Төрле шәһәрләргә барып, лауреат исемнәре дә алдык. Көздән язга кадәр атнасына 2 мәртәбә клубта җыелып репетицияләр, зарядкалар ясыйбыз, аш-су рецептлары белән уртаклашабыз”, – ди клуб мөдире Гүзәл Мәүлетова 

 Мәдәният хезмәткәрләре музей да булдырганнар. Беренче экспонатны Мөхәммәтдин абый алып килгән. Музейда сепараторлар, телевизор, авыл егетләрен армиягә озаткан иске гармуннар бар. Тәслимә апа Низами беренче тапкыр сәхнәгә чыккан күлмәген, баш киемен, бишеген, грамоталарын, язмаларын, үзе чыгарган китапларны алып кайтып тапшырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев