Туктар авылында хәрби егетне соңгы юлга озаттылар
Аяусыз сугыш безнең районыбыз егетләрен дә аямый, Рәсимгә бары тик 26 яшь була
Украинадагы махсус хәрби операция барышында хәрби бурычын үтәгәндә Туктар авылыннан Хәсәнов Рәсим Ринат улы батырларча һәлак булды. Аны туган авылында соңгы юлга озаттылар.
Рәсим Хәсәнов Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Саратов һәм Самара өлкәләре буенча чик буе идарәсенең "Поволжье" чик буе контроле отрядының "Казан - аэропорт" контроль-үткәрү пунктының 3 нче чик буе контроле бүлеге контролеры, прапорщик булып эшли. 16 апрель көнне махсус хәрби операцияда үзенең хезмәт командировкасын үтәгәндә батырларча һәлак була.
Хушлашуга Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Саратов һәм Самара өлкәләре буенча чик буе идарәсе башлыгының беренче урынбасары, полковник Сергей Виденский, Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин, Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов, мәрхүмнең туганнары, якыннары, барлык авыл халкы җыелды.
«Сүзләр белән генә бу куркыныч яраны билгеләү мөмкин түгел, ләкин аның турындагы якты хатирәләр аны никадәр намуслы һәм лаеклы яшәгәнлеген искәртеп торачак.Бөтен район бу минутларда бергә һәм без аны истә тотачакбыз, -дип кайгы уртаклашты хушлашуны башлап җибәргән Килдебәк авыл җирлеге башлыгы Нияз Заһидуллин.
Хушлашу сүзләрен Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Саратов һәм Самара өлкәләре буенча чик буе идарәсе башлыгының беренче урынбасары, полковник Сергей Виденский дәвам итте:
«Рәсимнең исеме алтын хәрефләр белән безнең күңелләрдә мәңге сакланыр, дип башлады сүзен полковник Сергей Виденский. Шәхси состав идарәсе җитәкчелеге Рәсимнең гаиләсен, туганнарын, якыннарының кайгысын уртаклаша.Сугыш һәрвакыт иң яхшыларны үзенә ала.Без батыр егетебезне мәңге онытмабыз, ул безнең йөрәкләрдә. Рәхмәт, әти-әнисенә, безгә чын патриот егет тәрбияләп үстергәннәре өчен, – дип дәвам итте җитәкче.
Сүзне район башлыгы урынбасары Марат Кәримов
Илебезне тәннәре, җаннары белән саклыйлар, шуңа күрә дә инде без корбаннарыбыз хакына лаеклы яшәсәк иде. Рәсимнең дә бүген якыннары, туганнары, дуслары җыелган.Гаилә дә корырга өлгермәгән яшь егетебезне соңгы юлга озатырга. Илебезне менә шундый батыр егетләр саклый бүгенге көндә. Районыбыз белән бергә кайгырабыз, зур кайгы белән уртаклашабыз.Рәсимнең урыны җәннәттә булсын.
Рәсимнең игезәк туганы Рамил
Әс-саләмү галәйкүм вә-рахмату-Лла́хи вә-бәрәка́тух килгән туганнар, райондашлар, авылдашлар.Энебезне хөрмәт итеп килгән барыгызга да Аллаһының рәхмәтен җиткерәм. Безне шулай зурлап килгәнегез өчен авыр вакытыбызда үзегезгә кәтелмәгән җирдән ярдәм ирештерсен. Игезәгем Рәсим үзен чын патриот итеп күрсәтте, үзе теләп Ватанны сакларга китте».
Аның кыска гына гомер юлы чын патриотлык, Ватанга хезмәт итү үрнәге булып тора. Рәсим Ринат улының әти-әнисенең, бертуган апасының, игезәк туганының авыр кайгыларын уртаклашабыз, урыны җәннәттә булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев