Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Туктар авылында яшәүче Ганиева Дөрлиҗиһан Фәттах кызына - 90 яшь

Туктар авылында яшәүче Ганиева Дөрлиҗиһан Фәттах кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Дөрлиҗиһан Фәттах кызын юбилее белән “Юлбат” авыл хуҗалыгы предприятиесенең Килдебәк бригадасы җитәкчесе Х.Я.Касыймов һәм Килдебәк авыл җирлеге башлыгы Н.Н.Заһидуллин котладылар.



Дөрлиҗиһан апа Сабабаш авылында туып үсә. Яшьтәшләре кебек үк, сугышның бөтен михнәтләрен үз иңнәрендә күтәреп, яшьтән тылда хезмәт куялар. Ире Зәкәрия белән биш бала тәрбияләп үстерәләр. Дөрлиҗиһан апа гомер буе «Октябрь» колхозында эшләп, лаеклы ялга чыга. 1996 елда ире вафат була. 14 оныгы бар. Дөрлиҗиһан Ганиева Байлар Сабасында кызы Диләфрүз гаиләсе тәрбиясендә гомер кичерә.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев