«Тургай» балалар приютында геройлар белән онытылмаслык очрашу
Махсус хәрби операцияда хәрби тәҗрибәсе булган ике чын герой белән җанлы әңгәмә
8 апрель көнне «Тургай» балалар приютында тәрбияләнүче балалар ике чын герой – махсус хәрби операцияда хәрби тәҗрибәсе булган җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе,Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Эдуард Сөләйман улы Шәрәфиев һәм кыска вакытлы ялга кайткан якташыбыз Шакиров Илмир Илнур улы белән очраштылар. Бу очрашуны оештыруда хәйрияче Золотарев Юрий Викторович ярдәм күрсәтте.Очрашуда шулай ук Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе Марат Рәшит улы Кәримов та катнашты. Кунаклар тәрбияләнүчеләр алдында үзләренең алдына куелган бурыч, яу кырында нинди сынаулар аша үтәргә туры килүе турында сөйләделәр. Алар дисциплина, батырлык һәм үз илеңә мәхәббәт, чын патриотизмның кечкенәдән – укудан, спорттан, өлкәннәргә хөрмәт һәм һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булудан башлануын ассызыкладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев