«Тургай» приюты Минзәлә шәһәрендә узган республикакүләм Гаилә сыр фестивалендә катнашты
Фестивальнең оештыручысы - «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» Хәйрия фонды. Чараның мәртәбәле кунагы - ТРсы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева.
Фонд һәм аның директоры Әлфия Вәлиева ярдәмендә приют агач эшкәртү, “Агач магиясе, " - ясалма ротангтан эшләнмәләр үрү, “Үрү могҗизалары "проектларын тормышка ашырдылар. Биредә тәрбияләнүчеләр үз куллары белән эшләнгән эшләнмәләрне: ротангтан кәрзиннәр һәм кашпо, агачтан сувенирлар тәкъдим иттеләр. Балалар шулай ук кашпо, татар милли баш киеме-түбәтәй, татар тәсбихләре ясау буенча мастер - класслар күрсәттеләр, кунакларны агачтан әкият геройлары ясарга өйрәттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев