Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Туристлар Сабаны үз итә

Туризм белән турыдан-туры шөгыльләнмәсәк тә, тормышта барыбыз да бераз гына туристлар без. Чөнки күбебезнең мәктәп чорында ук экскурсия белән чит төбәкләрне күреп-айкап кайтканыбыз бар. Шулай да чит якларга кызыгасы юк, чөнки үзебездә дә матур ял итәрлек, башкаларга күрсәтерлек урыннар барлыкка килә. Саба муниципаль районының туризм үсеше буенча белгеч Тамчыгөл Вәлиева белән дә сүзне шул турыда сөйләшүдән башладык.

undefined

- Саба районында эчке ту­ризмның үсеше эзлекле рәвештә бара, инде кайбер уңышларыбыз да бар, әмма бу әле башлангыч этап кына. Районыбызда беренче экскурсияләр 2019 елның июлендә үт­кәрелә башланган иде. Үткән елның өч аенда 49 экскурсия оештырылып, районыбызга 926 туристны кабул иттек. Безнең җирле халыктан тыш, бу маршрутларда Кукмара, Балык Бистәсе, Балтач һәм Арча районнарыннан, шулай ук Казан шәһәреннән туристлар килде. Без бернинди реклама да бирмәдек, Саба кунаклары экскурсияләр турында бары тик "сарафан радиосы" аша гына ишетеп киләләр иде. Хәзерге вакытта район буенча алты төрле маршрут булдырылган. Аларның икесе -“Лесхоз” һәм “Сатыш-Миңгәр” юнәлешендәгеләре сынауны шактый уңышлы узды дияр идем. Экскурсияләр бик күңелле үтә, һәм, дөресен генә әйткәндә, мин аларны үзем дә бик яратып көтеп алам: бездә яшәүчеләр искиткеч матур, шат күңелле кешеләр, район турында үзләре дә шулкадәр кызыклы мәгълүматлар сөйлиләр! Инде без алга таба башка районнарга һәм Казан шәһәренә сәфәрләр оештырырга планлаштырабыз. Хәзер район буенча яңа маршрутлар төзелә һәм аларның кайберләре апробация уза, алар арасында: «Нырты заводы», «Шәмәрдән», «Саба районында Парклар һәм ял итү урыннары», «Районда - җитештерү», «Балалар ялы»дигәннәре бар. Бездә әле бик кызыклы музейлар һәм күңел ачу объектлары бар, киләчәктә аларны яңа маршрутларга кертәчәкбез. Шулай ук мәктәп укучылары һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен экскурсияләр оештырылу да дәвам итә­чәк.

- Быелгы эпидемиялогик вәзгыять сезнең эшегездә дә тискәре чагылыш тапмый калмагандыр...

- Әйе, 2019 елда маршрутлар төркемнәр өчен төзелгән булса, быел, коронавирус яңа төрле таләпләр куйды, һәм без ин­дивидуаль турист­лар­га ориентирлашыр­га кирәклеген аң­ла­дык. Мәсәлән, хәзер ТР туризм буенча Дәүләт комитетының «Ялларда – 1001 ләззәт» проекты гамәлгә керде. Ул эш көннәрендә дә эшли һәм 2 көнгә, 1 төнгә әзер программа тәкъдим итә. Әмма сайлап алган урынга мөстәкыйль рә­вештә – үз акчаңа һәм үз машинаңда барырга кирәк булачак. Безнең районга әлеге проект аша килүче туристлар да күп булды.

- Читтән килүчеләр Сабадан нинди фикерләр белән китәләр?

- Бик яхшы тәэсирләр белән, әле тагын киләбез дип, китәләр. Туристларны бездәге инфраструктура үсеше, үзенчәлекле музейлар, райондагы чисталык, җирле халыкның кунакчыллыгы җәлеп итә. Менә сувенир продукциясе сатылучы урыннарыбыз булмавы гына бераз ризасызлык тудыра. Килүчеләргә нигездә урман хуҗалыгыннан агач сувенирлар, “Сабадан - бүләк” чигүле эш­ләнмәләр, казылык продукциясе тәкъдим итәбез. Әмма аларның төрлесен төрле җирдән барып алырга кирәк. Кунакларны бер дә буш кул белән җибәрәсе килми бит.

- Сез сөйләгәннәр барысы да киң колачлы, хәтта ки зур команда белән башкара торган эшләрне күздә тота...

- Әйе, әлегә безнең бу эшкә мәдәният бүлегенә караучы бер белгеч кенә җәлеп ителгән. Әлегә экскурсия төркемнәрен туплауда, оештыруда авыл клубларында эшләүчеләр һәм китапханәчеләр яр­дәмгә киләләр. Ел ахырына кадәр районда гид-экскурсоводлар әзерләү бу­енча укулар оештырыр­га ниятлибез. Бу эш бе­лән кызыксынган һәм ки­ләчәктә өстәмә керем алырга телүчеләр ин­де бүгеннән безгә мөрә­җәгать итә алалар.

- Туристларны тагын да җәлеп итәрдәй яңалыклар көтеләме?

- Без һәрдаим эзләнүдә. Киләчәктә туристлар өчен маршрутларга өстәмә хезмәтләр- күңел ачу чараларын да кертәсе иде. Әйтик, гироскутерлар, багларда, квадрациклларда, атларда йөрү һәм башкалар... Велосипед маршруты булдыру турында да уйлашабыз. Гомумән, туристлык өлкәсендә үсәр­гә теләүче һәркемне - эшмәкәрме ул, фермермы, спортчымы, дизайнермы, безнең белән хезмәттәшлек итәргә чакырабыз. Районыбызга туристларны җәлеп итү һәрьяк өчен отышлы булачак һәм районыбызда яшәүчеләрнең дә тормышларына матур бизәк кертәчәк.

Шулай ук туган як тарихы, истәлекле урыннары белән кызыксынучыларны район музеенда оешкан “Туган якны өйрәнү клубы”на чакырабыз. Анда инде тәҗрибәле тарихчылар, районыбызның үткәненә битараф булмаган гади кешеләр дә бар.

  • Саба буенча экскурсияләр якынча биш сәгать вакытны тәшкил итә. Сәяхәтне заказчыга уңайлы вакытта (көне, вакыты) билгеләргә була. Аның өчен алдан безгә шалтыратып вакытны броньларга кирәк. Шулай ук маршрутны билгеләгәндә, заказчы өчен кызыклы булган объектларны сайларга тырышабыз. Экскурсия вакытында туклану да каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев