АК КЫШЛАРДА – АК ВӘГЪДӘЛӘР
Законлы никахлашу көне – һәр яшь кеше тормышының гүзәл вакыйгасы, гомергә истә калырлык кабатланмас бәйрәме. 12 гыйнвар көнне районыбызда тагын бер яңа гаилә барлыкка килде: Зөлфия һәм Ильмир Дәүләтовларның законлы никахлашуы 2018 елның беренче никахы буларак теркәлде.
Һәр гаилә кечкенә бер дәүләт, диләр. Әлеге дәүләтнең ныклыгы, тотрыклылыгы биредә яшәүчеләрнең бер-берсенә булган ихтирам-хөрмәте, акыллы фикер йөртүе, биргән вәгъдәләренә тугрылыкларына бәйләнгән. Әлбәттә, бер-береңне аңлау-санлау, яклау-саклау һәм башка кыйммәтләр дә өстәлә. Яңа никахлашкан Дәүләтовлар да гаилә нигезенә нәкъ менә шушы сыйфатларны салып, олы тормышка аяк бастылар..
Автор фотолары
Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасыннан укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев