Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Туйлар саны арткан

ЗАГС идарәсеннән алынган мәгълүматлар караганда, быел 6 айда районда 92 сабый дөньяга килгән (бу санга Казан хастаханәләрендә туу турында таныклык бирелгән балалар керми), 206 райондашыбыз вафат булган, 64 пар язылышкан, 28 гаилә таркалган. Чагыштыру өчен: узган елның шул чорында 130 бала туган, 205 кеше мәңгелеккә күчкән, 37 пар никахын рәсмиләштергән, 20 пар аерылышкан. Саннардан күренгәнчә, районда гаилә коручыларның артуы гына куандыра. Башка саннар күңелсез статистика булып тора. Иң популяр исемнәр Әмир, Ислам, Сәйдә, Динә, Әминә, Айлим, Айлимә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев