Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ТӘВӘККӘЛ ТАШ ЯРЫР...

..булдыксыз баш ярыр, ди татар мәкале.Тормышта иң тәвәккәл кешеләр кемнәр?Бу сорауга һич икеләнмичә- эшмәкәрләр, ягъни бүгенге болгавыр заманда үз эшләрен булдырган, яңалыктан курыкмаган кече бизнес вәкилләре дип атарга булыр иде.

Эшмәкәрлек теләсә кем булдыра ала торган һөнәр түгел. Статистикага күз салсак, безнең илдә  эшкуарлыкка алынган кешеләрнең 70 проценты бер ел эчендә башлаган эшен ташлый икән. Бу күренешне өйрәнгән белгечләр моның төп сәбәбен эшкуарлык сәләте җитешмәүдән күрә. Шулай да хөкүмәтебез яңа эш башлаучылар өчен төрледән төрле ярдәм итү ысулларын уйлап таба, укыту-өйрәтү программаларын тәкъдим итә, эшмәкәрләр өчен семинарлар үткәрелә. Безнең район җирлегендә дә андый чаралар еш уздырыла. Узган атнада “Сабантуй” мәдәни-спорт комплексында, мәсәлән, район хакимияте ярдәме белән эшмәкәрләребез өчен үзенчәлекле чара-  «С финансами на ты» дип исемләнгән гаилә ярышы (квест) үткәрелде...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев