Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тыл һәм хезмәт ветераны Рәхимә Хәерова: "Күргән авырлыкларны әйтеп, сөйләп кенә бетерерлек түгел"

Бу көннәрдә Югары Симет авылының хөрмәтле кешесе, тыл һәм хезмәт ветераны Хәерова Рәхимә Муллагали кызы  90 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп узды.

Аны юбилее белән  авыл җирлеге башлыгы Ильгизәр Әхмәдуллин һәм “Симет” хуҗалыгы баш хисапчысы Резеда Сәүбәнова котладылар, Россия Президенты Владмимир Путинның котлау хатын  тапшырдылар.

“Сугыш башланганда миңа нибары 9 яшь кенә була. Сугышның беренче көннәреннән үк әтине сугышка алдылар.  Авылда ир-атлар калмагач, бөтен эш хатын-кызларга, бала-чагаларга кала. Кечкенә генә булсак та, бөтен эшне дә тырышып башкардык. Фермада яшь бозаулар карадым. 12 яшькә җиткәч, атлы  молотилкада эшләдем. Өскә киергә кием дә юк, ашау ягы да начар иде. Үзебезнең авылда ашлык суга торган машиналар юк, көлтәләрне үзебез төяп башка авылга алып барабыз, берәр атна торып, суктырып алып кайтабыз. Ул вакыттагы авырлыкларны әйтеп, сөйләп  кенә бетерерлек түгел. Шулай булса да, безнең тырышлык бушка китмәде. Әтиләребез сугыштан җиңеп кайттылар. Безгә бу Җиңү зур бәхет, тынычлык алып килде. Алга таба да илләребез тыныч, матур булсын! Балаларыбыз кайгы-хәсрәт күрмәсеннәр”, -  дип искә ала ул авыр елларны Рәхимә апа.

Сугыштан соңгы елларда Рәхимә апа “Үзәк” колхозында дуңгызчылыкта, аннан яшь бозулар карауда, симертүдә эшли. Лаеклы ялга чыкканчы терлекчелектә хезмәт куя. Ул тыл һәм хезмәт ветераны. 

1954 елда ул Югары Симет авыл егете Хәеров Рәүф Хәер улына тормышка чыга. Алар 5 бала - 3 малай, 2 кыз тәрбияләп үстерәләр.

Бүгенге көндә Рәхимә апа, кече улы Рәлиф тәрбиясендә һәр туган көнгә сөенеп бәхетле картлык кичерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев