Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

"Тылсымлы Яңа ел"

Яңа ел - әкият һәм могҗизалар бәйрәме. Мөгаен, әлеге тылсымлы көннәрдә һәркем теләкләрнең чынга ашуын, бүләкләр һәм, әлбәттә, инде Кыш бабай белән Кар кызын көтә.

27 – 29нчы декабрь көннәрендә Эзмә урта гомумбелем бирү мәктәбендә     4 сменада Яңа ел бәйрәмнәре үтте. Бәйрәмгә әзерлек эшләре ай дәвамында алып барылды. Мәктәбебез территориясе матур утлар белән бизәлде, кардан сыннар ясалды, сыйныф бүлмәләре һәм коридорлар бәйрәм төсе алды. Укучыларыбыз сыйныф җитәкчеләре белән бергә әлеге бәйрәмне үткәрүгә бик теләп әзерләнделәр. Башлангыч сыйныфлар өчен “Халкымның күңел җәүһәрләре” түгәрәгенә йөрүче укучыларыбыз “Чыршы утлары яктысында” дип аталган театральләштерелгән тамаша әзерләде. Бәйрәм башында 2019/2020нче  уку елының беренче яртыеллыгын яхшы билгеләргә тәмамлаган һәм олимпиадаларның муниципаль этабында призлы урыннар яулаган укучыларыбызны тәбрикләү оештырылды. Тамаша уеннар, сыйныфларның әзерләгән чыгышлары белән үрелеп барды. Ә 5 – 11 нче сыйныф укучылары өчен “Яңа ел могҗизалары” дигән программа әзерләнде. Мероприятие бәйрәм дискотекасы белән тәмамланды.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X