Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Удмурт мәдәнияте белән кызыксынучы балалар өчен “Мудорвай” республика конкурсы

Кукмара районында удмурт мәдәнияте белән кызыксынучы балалар өчен “Мудорвай” республика конкурсы булып узды.Безнең Иштуган “Березка”балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр “Шигырь”, «Бию”, “Рәсем” номинацияләрендә катнаштылар. Бу конкурс Татарстан Республикасы удмуртларының милли-мәдәни автономиясе , ТР мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан, удмурт халкы күпләп яши торган районнарда уздырыла.

Төп максат булып удмурт теленә һәм мәдәниятенә кызыксыну  уяту тора.Аннан да югарырак максат- төрле милләт  вәкилләрен берләштерү.

Балалар чыгышыннан да матур чыгыш юктыр! Чөнки алар барлык көчләрен куеп чыгыш ясарга тырышалар.”Шигырь” номинациясендә Александров Арсений “Күбәләк”шигырен удмуртча сөйләп шаккаттырды. Ә балалар бакчасының бию төркеме удмурт  халык биюе белән чыгыш ясады.Икенче көнне Кукмара шәһәренең мәдәният йорты сәхнәсендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Иштуган балалар бакчасы  тәрбияләнүчеләре  1 һәм 2 нче урыннарны  яулап , безнең районны лаеклы тәкъдим иттеләр.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев