Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Укучылар күңеленә – гасырлар аша

2018 елның 16 гыйнварында бөек татар галиме, хәзерге Әтнә районы Ябынчы авылында дөньяга килгән Шиһабетдин Мәрҗани тууына 200 ел тулды.

Танылган мәгърифәтченең олы юбилее – татар дөньясы өчен зур вакыйга.   2018 елның Мәрҗани елы дип  игълан ителүе дә  күпне  сөйли. Шул уңайдан районыбызның барлык  мәктәпләрендә дә  әлеге бөек шәхес турында укучыларга тулырак мәгълүмат бирү максатыннан төрле чаралар планлаштырылды.  Алар  зур әзерлек белән үткәрелә. Чараларның күбесе гыйнвар аена билгеләнгән  иде. Укучылар атна дәвамында “Шиһабетдин Мәрҗани – татар халкының бөек мәгърифәтчесе, тарихчысы һәм фәлсәфәчесе” дигән исем астында китаплар күргәзмәсе белән якыннан таныштылар. Татар теле укытучылары һәм китапханәчеләр  укучыларны галимгә багышлап язылган хезмәтләр белән таныштырды.  Мәрҗанинең иң танылган әсәре – "Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар” (“Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр”)  турында да мәгълүматлар бирелде.

  Аерым алганда, Олы Кибәче урта мәктәбендә VIII-XI сыйныф укучылары катнашында “Мәрҗаниле халык без” дип аталган әдәби кичә үтте. Биредә укучылар мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәчесе, тарихчысы, дин әһеле, педагог, археолог, этнограф, көнчыгыш халыклар белгече, энциклопедик галим, реформатор, күпкырлы шәхес Шиһабетдин Мәрҗани турында бик бай мәгълүмат алдылар, истәлекле урыннар белән таныштылар, сорауларга җавап бирделәр...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Ләйсән Гайнуллина,

мәгариф идарәсенең милли эшләр буенча методисты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев