Укучыларга һөнәр сайларга өйрәттеләр
Уку йортларында
Укучы авыл яшьләре арасында аграр һөнәрләрнең абруен күтәрү максатында Саба аграр көллияте базасында 7 - 11 нче сыйныф укучылары һәм көллият студентлары “Казан дәүләт аграр университеты” югары һөнәри белем бирү ФДБМУ һәм “Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе” югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе вәкилләре белән очрашты. Укытучылар әлеге мәгариф учреждениеләрендә алырга мөмкин булган һөнәрләр һәм белгечлекләр турында, кабул итү кагыйдәләре һәм уку тәмамланганнан соң эшкә урнашу мөмкинлеге турында сөйләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев