Укытучы, бала, әти-әни: иҗади өчлекнең уңыш формуласы
«Гаилә милли» проекты гамәлдә
Республикабызда укучыларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү, сәләтләрен ачу ниятеннән үткәрелүче конкурс-бәйгеләрнең саны бихисап. Балалар хәзер мәктәпкәчә яшьтән үк төрле юнәлешле бәйгеләрдә чыныгып, беренче сыйныфка төрле өлкәләрдә азмы-күпме тәҗрибә туплап керәләр. Шундый бәйгеләрнең берсе - «Тату сыйныф серләре» конкурсы соңгы еллар мәктәп коллективы, укучылар янәшәсендә әти-әниләрнең катнашуы белән дә популярлашты. Быелгы конкурска старт бирелүгә да район мәктәпләренең ата-аналар комитетлары җиң сызганып әзерлек эшләренә кереште. Конкурс башта район мәктәпләрендә зоналар буенча узды. Анда җиңү яулаган Саба гимназиясе, Шәмәрдән лицее, Явлаштау, Лесхоз урта гомумбелем бирү, Шекше төп мәктәпләре укучылары 9 февральдә Саба урта мәктәбендә муниципаль этапның финалында чыгыш ясадылар.
Командаларга уңышлар теләп, сәламләү сүзен район мәгариф идарәсе начальнигының тәрбия эшләре буенча урынбасары Нәркиз Мифтахова җиткерде.
“Әлеге конкурс укучылар һәм әти-әниләр тарафыннан бик яратып кабул ителә. Белгәнебезчә, узган ел Саба урта мәктәбе республика буенча гран при алуга иреште. Быел әзерлек тагын да яхшырак булыр дип көттек һәм ул шулай килеп чыкты да, зона бәйгеләрендә без укучыларның һәм әти-әниләрнең нинди дус, тату, бердәм һәм сәләтле икәнлекләрен күреп сөендек”, - диде ул һәм барлык катнашучыларны быелгы бәйгедә дә сынатмаска чакырды.
Бәйге 3 этаптан торды: башта командалар – «Безнең тату сыйныф» дип исемләнгән визит карточкасы белән чыгыш ясадылар, аннары Россиядә халыклар бердәмлеге елына багышланган иҗади номер күрсәттеләр, соңыннан «Бердәм тәрбия мохите: әти-әниләр, балалар, сыйныф җитәкчесе һәм тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе» иҗади проектын тәкъдим иттеләр. Чикләнгән вакытта командалар иң дус һәм күңелле, бердәм сыйныф булуларын расларга тиешләр иде. Һәр сыйныф үз командасын кабатланмас, оригиналь рәвештә тәкъдим итәргә тырышты. Эчтәлекле чыгышлары белән генә түгел, үзенчәлекле киемнәре (стильле эшләпәләр, бизәкле, тематик футболкалар, спорт киемнәре) белән дә игътибарны җәлеп иттеләр катнашучылар. Һәр чыгышта укытучы, укучы һәм әти-әнинең иҗади берлеге, кулга-кул тотынып эшләгәндә генә баланың шәхесен һәрьяклап үстерүгә ирешеп булуы ассызыкланды. Иҗади конкурста милләтләр дуслыгы, толерантлык, хезмәттәшлек җырлы-биюле чыгышлар, төрле халыкларның мәдәнияте, гореф-гадәтләре аша тәкъдим ителде.
Өченче турда һәр мәктәп үзенә якын булган юнәлешне ачты. Лесхоз ата-аналар комитеты мәктәп тормышы белән генә чикләнмичә, бистәнең үз һөнәрчелеге - урманчылык эше турында яктыртты.
“Безнең мәктәптә 1968 елдан бирле “Нургали оныклары” исеме астында мәктәп урман хуҗалыгы хәрәкәте эшли. Башка мәктәпләрдә әле ул 2023 елда гына барлыкка килде. Бездә инде аның ярты гасырдан артык тарихы бар. Конкурс өчен иҗади проектны урманчылык эшенә багышладык. Саба урман хуҗалыгы ның Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә аерым кабинетыбыз бар, атнага бер тапкыр балалар шунда шөгыльләнә, белгечләр белән бергә дәресләр үткәрәбез. Саба урман хуҗалыгы безгә һәрдаим булышып тора, кирәк вакытта иганәчелек ярдәме күрсәтә. Бүгенге чарада шушы эш нигез итеп алынды, уңышларыбыз турында сөйләдек, әти-әни- мәктәп, бала арасындагы уртак эшләребез, максатларыбыз, хыялларыбыз белән таныштырдык, – ди Лесхоз мәктәбе урманчылык хәрәкәте җитәкчесе Чулпан Сибагатова.
Саба гимназиясенең 6”а" сыйныфының ата-аналар комитеты һәм аларның сыйныф җитәкчесе Миләүшә Кәримова үзләре уйлап тапкан «Хезмәт кешесен данлыйбыз» дип исемләнгән проект эшен яклады. Конкурска проектны гамәлгә ашыруда катнашучы геройлар үзләре дә чакырылган иде. Алар - Әфган сугышы ветераннары, “Ана даны” медале белән бүләкләнгән әниләр, спортчылар, язучылар, агрономнар.
“Бу конкурска әзерләнү авыр булмады. Чөнки әти-әниләребез бик тату, бердәм, конкурска әйтүгә катнашырга теләк белдерделәр, көн саен репетициягә йөрделәр. Сыйныфыбызда 27 бала белем ала, күбесенең бәйгедә катнашасы килеп калды, кызганыч, конкурс шартлары буенча, командага 6 гына бала керә ала. Укучыларыбыз барысы да сәләтле, тырыш. Спортчылар, сәнгать дөньясын үз итүчеләребез бар. Күп бәйгеләрдә уңыш казанабыз. Әле менә “Йола” район конкурсында җиңү яуладык, хәзер хәрби җыр бәйгесенә әзерләнәбез. Үзара дуслык, бердәмлек шундый бәйгеләргә әзерләнгәндә аеруча сизелә. Ихлас аралашу, үзара ярдәмләшү, аңлашып эшләү генә җиңү китерә дим укучыларыма. Сыйныфның алга таба да бердәм булуын телим”, – дип хис кичерешләре белән уртаклашты сыйныф җитәкчесе.
Бәйге җиңүчесе булып гимназиянең әлеге 6”а” сыйныфы танылды! Шәмәрдәннең “Рост” лицее – 2нче, Шекше төп мәктәбенең ата-аналар комитеты 3нче урынга лаек булды. Сабалылар республика күләмендә үткәреләчәк зона бәйгесендә катнашу хокукын алды. Конкурсның финалы безнең районда май аенда үтәчәк. Анда да райондашларыбызга уңышлар телибез!
Гаилә милли проекты
(Фотолар ГАЛЕРЕЯДА )
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев