Ул көннәрне яхшы хәтерлим
1941 елның 22 июне миллионнарның күңеленә тирән уелган. Бу хәсрәтле көнне хәтерләүчеләр инде 80не узган өлкән буын кешеләре.
Мин дә 8нче дистәне ваклап баручы карт. Сугыш чыккач, әтине әни, мин, сеңлем Нәфисә белән басу капкасыннан елап озатып калуыбыз әле дә күз алдымда тора. Җиде яшьлек малай сугышның ни икәнлеген каян белсен. Әнинең көн саен елаганыннан, әтидән һәркөн хат көтүеннән аның бик куркыныч, шомлы нәрсә икәнлеген чамалый идем. Аннары Ахунҗан абыйны да армиягә алдылар. Сигез яшемдә Чулпыч башлангыч мәктәбенә укырга кердем. Аны уку дип әйтеп тә булмый инде. Язарга дәфтәр юк, бер карандашны өчкә бүлеп бирәләр. Мәктәптән чыкканыбызны бригадир кыз кибет янында көтеп тора, малайлар кайсы басуга тирес чыгарырга, кайсы ат абзарына эшкә китә. Җәй буе сыер-сарык, төнлә белән атлар көттек, яланаяк басу да тырмаладык. Күрше Зиннәтулла белән катлаулы лобогрейкада да эшләдек. Тыл фронтында көчтән килгән кадәр үз өлешебезне керттек. Җиңү көнен балачагы булмаган 11 яшьлек үсмер булып каршыладым. Әти сугыш беткәнче инвалид булып кайткан иде. Ядрә тигән кулы иттә эленеп кенә торган, кисәсе булганнар. Әти ризалык бирмәгән, шуннан соң Үзбәкстанга госпитальгә җибәреп дәвалаганнар. Җиңү көнне 2-3 ай җигелмәгән иң карт атны суеп, Чулпыч клубында аш-су әзерләделәр. Бөтен авыл бәйрәм итте 9 майда. Сугыш бетте, ләкин әле аның нужасы 50нчы еллар уртасына кадәр дәвам итте. Мин бәрәңге кушылмаган ипине 1953 елда гына ашадым. Аннан соң күргәннәрем дә китап итеп язарлык. Фашизмга каршы көрәштә катнашырга яшем җитмәсә дә, 1954 елның 14 сентябрендә Тоцк полигонында атом-төш бомбасы сыналганда армиядә хезмәт иткән солдат буларак, сугышның нәрсә икәнлеген яхшы беләм. Ул көнне безне тревога белән иртәнге сәгать 4тә күтәрделәр. Окопларга төшеп утырдык, күзләрне йомарга, авызны ачарга куштылар. Сәгать 9ларда вакыт туктаган кебек булды, җир тетрәгән шикелле тавыш ишетелде. Бала бишегендә кебек тирбәлдек. Көчле яктылык йомык күзләр аша да үтеп керде. Бераздан орудиеләрдән атарга боерык булды. Мин 20 яшьлек егет кая карарга да белмим. Горизонтта күтәрелгән кып-кызыл ут шары кайный, ул бөтерелгән гөмбәгә охшаган иде. Аннары 40 чакрымга марш-бросок булды. Мин радиотелефонист, аркамдагы Р-109 радиостанциясе белән машинада барам һәм шунлык белән генә үземне бүгенгечә исән йөримдер дип уйлыйм. Аркалары ак көл кунган пехотачыларның барган җирдән авып-егылып калулары әле күз алдымда. Бөтен теләгем шул: сугыш афәтен беркемгә дә күрергә язмасын.
Хәниф Галимҗанов.
Шәмәрдән.
Фәнил Мәүлетов фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев