Уңышларны санар чак
Район яңалыклары

Уңышларны санар чак

Быелгы уку елында Бөтенроссия фән олимпиадаларында барлыгы 196 урын алынды

 18 май көнне “Сабантуй” спорт-мәдәни комплексында “Россиянең ел укытучысы” һәм “Ел тәрбиячесе”, ”Педагогик дебют” Бөтенроссия конкурсларының муниципаль этабында җиңүче укытучы-тәрбиячеләр, район, республика фән олимпиадаларында катнашып күркәм уңышларга ирешкән укучылар һәм аларның әти-әниләре  хөрмәтләнде.

Уку, белем алуны юкка гына энә белән кое казуга тиңләмәгәннәр. Гыйлемгә ия булуның зур ихтыяр көче, нык тырышлык белән генә килгәнлеген һәркем белә. Шунысы куанычлы, сәләтлеләр районыбызда һәрвакыт игътибар үзәгендә. Моның шулай икәнлеген район башлыгы Рәис Миңнеханов катнашында узган тантаналы чара тагын бер кат раслады.

“Быелгы уку елындагы зур  уңышларыгыз белән тәбриклим. Болар барысы да сезнең тырышлыгыгыз, зур хезмәт нәтиҗәсе. Белемне бер көндә генә туплап булмый. Аңа еллар буе ирешелә. Гыйлемгә омтылган укучыларның һәм үз эшләренең чын осталары булган укытучыларның уртак тырышлыгы. Алган белемнәрегезне киләчәк тормышыгызда кулланып, максатларыгызга ирешеп яшәргә язсын. Быел шулай ук РФ Мәгариф министрлыгы тарафыннан мәктәпкәчә белем бирү елы дип игълан ителде. Тормышта беренче адымнарын ясаган сабыйларга тәрбия һәм белем бирүдә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре зур эш башкаралар. Әмма иң беренче тәрбияче – ул әти-әни. Балаларның бүгенге уңышлары – барыгызның да уртак тырышлыгыгыз. Хезмәтегез өчен зур рәхмәт!” – диде үзенең тәбрикләү чыгышында Рәис Миңнеханов. 

 

Иң элек сәхнәгә “Россиянең ел укытучысы” һәм “Ел тәрбиячесе,” педагогик хезмәт юлын башлап җибәргән яшь мөгаллимнәр арасында  үтүче "Педагогик дебют"  Бөтенроссия конкурсларының  төр­­­­­ле номинацияләрендә җи­ңүгә иреш­кән мөхтәрәм укытучы­лар, тәрбиячеләр  чакырылды.

 Саба урта мәктәбеннән  Әдилә Мәҗитова “Химия фәнен иң яхшы укытучы” номинациясенең зона этабында җиңү яулап, республикада уңышлы чыгыш ясаган мөгаллимә.

“Минем педагогик стажым дүрт кенә ел.  “Ел укытучысы” конкурсының район этабында җиңеп, зона бәйгесендә катнашканда бик күп  мөхтәрәм укытучылар белән танышып  үземә  зур тәҗрибә алдым. Әле  үсәсе дә, үсәсе икәнлеген аңладым.  Бәйге миңа һөнәри яктан камилләшергә зур этәргеч булды. Химия фәне белән танышуга  үземне әлеге фән укытучысы дип күрдем. Укучылар белән эшләү бик ошый”, –ди яшь  мөгаллимә.  

Әлеге чара укытучыларның, укучыларның һәм әти-әниләрнең уртак тырышлык бәйрәме. Шушы теләктәшлек, бердәмлек һәм бергәлек матур нәтиҗәләргә китерә. Агымдагы уку елында Бөтенроссия фән олимпиадаларында барлыгы 196 урын алынса, шуның 4е Россия күләмендә яуланган. Мәсәлән, Килдебәк урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Динә Хафизова олимпиаданың муниципаль этабында рус әдәбияты һәм дөнья сәнгате мәдәнияте фәннәреннән җиңүче, республикада рус әдәбияты фәненнән призер, халыкара олимпиадада рус теле фәненнән призер  булуга ирешкән.

“Бик күп тырышырга, төннәр буе укып утырырга туры килсә дә, нәтиҗәләре  куанычлы булды. Узган ел рус әдәбиятыннан республикада җиңү яулаган идем. Олимпиадаларда 5 сыйныфтан катнашып киләм. Укытучыларыма бик зур рәхмәтлемен. Рус теле һәм әдәбияты фәненә мәхәббәтне укытучым Ризәлә Хөрмәтуллина уятты. Бу фәнне мин аның өчен яраттым. Үземне алга таба тәрҗемәче буларак һәм тарих өлкәсендә күрәсем килә”, – ди Динә.

Әнисе Рәсимә ханым да кызының  бик тырыш,  эзләнүчән булуын, күп китаплар укуын,   һәр информацияне  кабул итәргә генә торуын билгеләп узды. 

Быел да иң күп олимпиада җиңүчеләре әзерләгән мәктәпләр арасында “Оникс” мәгариф үзәге  алдынгылыкны яулады. Әлеге мәктәпнең 8 сыйныф укучысы Дмитрий Мартынов химия, әдәбият һәм тарих буенча республика этабы призеры, физика буенча "Путь к олимпу" республика олимпиадасы җиңүчесе, химия буенча призёр; химия, әдәбият һәм тарих буенча муниципаль этап җиңүчесе; математика, рус теле, икътисад һәм геология буенча призер булуга ирешкән. Менделевск шәһәреннән килеп белем алучы егет  “Оникс” мәгариф үзәгендә укуына бик шат һәм канәгать булуын җиткерде.

“Мин әлеге  белем бирү үзәгенә  агымдагы  уку елында килдем.  Биредәге үз эшләренең осталары булган көчле  педагогик  составка бик рәхмәтле. Аларның   хезмәтләренә бирелгәнлекләре, тырышлыгы белән миңа җиде республика олимпиадасында кат­нашу бәхете тиде. Шуларның бишесендә призлы урын яуладым. “Оникс” мәгариф үзәгендә белем алуыма бик шатмын. Уңыш­ларымның зур­­лары әле алдадыр дип ышанам”, – ди Дмитрий.

Җиңүчеләрне тәб­рикләү тантанасына ерак аралардан  тырыш егетнең әнисе Лариса ханым да килгән иде. 

“Без  узган уку елында  район башлыгы призына уздырылган олимпиадада катнашып, әлеге  белем йорты, укучыларга булдырылган мөмкинлекләрне, тулай торактагы шартларны күреп сокланып кайтып киттек. Биредә укырга теләвебезне җиткердек. Улым өйгә каникулларда гына кайтса да, ул биредә үзен өйдәге кебек хис итә. Безнең төбәктән биредә берничә бала укый. Без барыбыз да бик шат”, – ди Лариса Мартынова.   

Олимпиада нәтиҗәләре буенча иң алдынгы мәктәпләр дә ачыкланып, аларны мәгариф идарәсе начальнигы Илфат Шакиров   тәбрикләде.  Лидерлыкны быел да  Югары  Симет  урта мәктәбе һәм “Оникс” мәгариф үзәге  яулады. Эзмә һәм Сабабаш мәктәпләре – 2нче, Мичән һәм Саба урта мәктәпләре 3нче урын алдылар.

Матур традиция буларак, магистраль газүткәргечләрнең Шә­мәрдән линия производство ида­рәсенең әйдәп баручы инженеры, оешманың профсоюз комитеты җитәкчесе Рөстәм Кәримуллин  өч укучыга акчалата бүләк тапшырды. 


Нет комментариев