Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

УРМАН ДӘРЕСЛӘРЕ САБАДА УЗА

20 февральдә районыбызда Казан дәүләт аграр университеты җитәкчелеге һәм Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәктәп укучылары өчен урман турында дәрес үткәрделәр.

«Саба районын республика урман хуҗалыгының икенче башкаласы дияргә мөмкин. Биредә Россиядә иң эреләрдән саналган селекция-орлыкчылык үзәге, югары технологияләргә нигезләнгән урманчылык тармаклары эшли. Без әлеге юнәлештә кадрлар әзерләүче уку йорты буларак, Саба Лесхозы белән тыгыз хезмәттәшлек алып барабыз. Студентларыбыз биредә практика уза, галимнәребез фәнни эш алып бара. 21март Халыкара урманнар көне буларак билгеләп үтелә. Без шушы уңайдан районнарда булып, урман хуҗалыгы белгечләре, укучылар белән дәресләр үткәрәбез», - дип эшлекле визитның асылын аңлатты Казан дәүләт аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев..

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев