Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Урман селекция-орлыкчылык үзәге лабораториясендә Себер һәм Европа чыршысының плюс агачлары ачыклана

Татарстан Республикасы Урман селекция-орлыкчылык үзәгенең микроклональ вегетатив үрчетү лабораториясендә республиканың урман фонды территориясендәге Себер һәм Европа чыршысының плюс агачларын ачыклау эшләре башланды. "Без әлегә Саба урманчылыгы участокларын тикшерәбез, – дип сөйләде лаборатория мөдире урынбасары Наил Ханов. – Аннан соң башка урманчылыкларга да бару планлаштырыла. Йөкләмә нигезендә шулай ук әлеге токымнарның in vitro клоннарын җитештерү көтелә".

Шуның белән беррәттән, үзәктә триплоид усакның in vitro клоннарын үрчетү эшләре дәвам итә. Билгеле булганча, триплоид усак гөмбә авыруларына тотрыклы, югары продуктлылыгы белән аерылып тора, тиз үсә һәм табигый-климат шартларына тотрыклы. In vitro клоннары санын 100 мең данәгә кадәр җиткерү һәм аларны Татарстан территориясендә утырту планлаштырыла.

Фото: saby.tatarstan.ru

saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев