Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Урмай Зәлида» Халыкара фестивале

2019 елның 6 апрелендә Чуваш Республикасы Комсомолец районы Урмай авылы мәдәният йортында «Урмай Зәлида» VII Халыкара традицион мәдәнияте һәм төрки дөньяның сәнгате фестивале узды. Бу бәйгедә Хөснулла һәм Аллаһияр Валиулиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары да катнашып яхшы нәтиҗәләр күрсәтте һәм кубоклар, дипломнар белән бүләкләнде.

Конкурс нәтиҗәләре:

- «Бәллүр» ансамбле (җитәкчесе Давлиева Г. Р.) - I дәрәҗә Лауреаты;

- Хәлимов Адел һәм Давлиева Гөлназ дуэты (концерт. Солтанов С. Н.) - I дәрәҗә Лауреаты;

- Давлиева Гөлназ Рәшит кызы (концерт. Солтанов С. Н.) - I дәрәҗә лауреаты;

- Курайчылар ансамбле (җитәкчесе Солтанов С. Н.) - II дәрәҗә Лауреаты;

- Галимҗанова Әдилә (укытучысы. Давлиева Г. Р.) - II дәрәҗә Лауреаты;

- Кашапов Илузар (укытучысы Давлиева Г. Р., концерт. Солтанов С. Н.) - III дәрәҗә Лауреаты.

Укучыларыбызны һәм аларның укытучыларын котлыйбыз, аларга киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!

Фото: http://saby.tatarstan.ru

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев