Үтәлми калган әманәт
Моннан биш ел элек ире мал табибы, хатыны медицина хемәткәре булган гаилә турында язма әзерләгән идем. Әмма авырып китүем сәбәпле, ул газетага бирелми калды. Инде соң булса да, уң булсын дигәндәй, әлеге гаиләнең тырышлыгына, матур көн күрүләренә сокланып, авылда андыйлар барлыгына куанып, язмамны кабат барладым. Үтәлми калган әманәт кебек килеп чыкты ул.
Гаилә башлыгы Илшат Хаиев 1985 елда Йосыф-Алан авылында туган. Юлбат 11 еллык мәктәбен тәмамлаганнан соң, армиягә киткәнче 2-3 ай колхозда хезмәт чыныгуы алырга да өлгерә. Тын океан флотында (Камчаткада) моряк булып хезмәт итә. Матрос киемен салгач, бераз читтә эшләгәннән соң, авылга кайтып урнаша. Кечкенәдән сыерлар сауган әнисенә булышып: малларга ашарга биреп, сулар эчертеп, яткан урыннарын чистартып үскән егет фермага килә. Бераз терлекче булып эшләгәч, сыерлар саудыруга күчә. Аннары ветеринария табибына ияреп йөреп, үзлегеннән шушы хезмәткә алына. Сыерларның тоякларын дәвалый, профилактика максатында аларның керү-чыгу юлларына ванналар урнаштыра, яшь малларга укол кадый, прививкалар ясый, торакларны дезинфекцияли, таналар бозаулата, кыскасы, күп эш төрләрен башкарырга өйрәнә. Ул чакта хуҗалыкта баш ветеринария табибы булмый. Остарганлыгын күреп, җитәкчеләр шушы вазифаны аңа тәкъдим итәләр. Бераз уйланып йөргәннән соң ризалаша Илшат. Менә 12 ел инде җаваплы хезмәттә ул. Юлбат, Тенеки, Йосыф-Алан, Калатау авылларында шәхси хуҗалыкларында күпләп мал асраучылар да аңа карап тора.
Инде йорттагы хуҗабикәгә килсәк, Гөлназ – Мамадыш районы Югары Сөн авылы кызы. Өч бала арасында иң өлкәне. Кыз 7 сыйныфны тәмамлагач, гаилә әнисенең туган авылы Кече Шыңарга күченә. Мәктәптән соң Гөлназ Яшел Үзән медицина көллиятендә укып, фельдшер дипломы ала һәм Казанга эшкә урнаша. “Гаиләдә иң олысы булганлыктан, күпчелек өй мәшәкатьләре миңа йөкләнде. Шәхси хуҗалыклы тормышта кайнап үскәнгәме, шәһәрдә эшли башлагач, авылны сагындым”,– ди ул. Иске Икшермәгә стажировка үтәргә җибәрелгәч, җирсүе тагын да көчәя һәм ул Казанга кайткач, Саба районына эшкә җибәрүләрен сорый. Кызның үтенечен канәгатьләндерәләр. Йосыф-Алан медпунктына фельдшер кирәк вакыт. Шулай итеп, Гөлназ 2010 елның августында безнең авыл кешесе булып китә. Ул башта Таһирә апаларда торып эшләде. Яшь чак, дәртле чак, дип тикмәгә әйтмиләр. Матур, ут чәчеп торган кыз кичләрен клубка чыкмый калмый, билгеле. Шунда ул Илшат белән очраша һәм 2-3 айдан соң никах та укытып куялар. Декабрь аенда, авылга яшьлек яме кертеп, туй уздыралар. Бер елдан соң кызлары Гөльяз туа, аннары уллары Айзат дөньяга аваз сала. Гаилә ишәя. Илшат әнисе белән киңәшә дә, энесен төп нигездә калдыру нияте белән башка чыгу турында кайгырта башлый. Яшь гаиләләргә каралган дәүләт ярдәменә таянып һәм үзләре җыйнаган акчаны да кушып, бер ел дигәндә яңа йорт салып чыгалар. Хәзер авыл уртасында балкып торган йорттан кеше өзелми. Маллары чирләгәннәр – Илшат, үзләре сырхаулап киткәнннәр Гөлназ янына килә. Йөзләренә караңгы чырай чыгармыйча, мөрәҗәгать итүчеләргә тиешле ярдәм күрсәтәләр.
Гөлназ белән күптән түгел генә урамда очраштык. “Данил абый, эшләп йөрисеңме, авырмыйсыңмы?” – дип хәл-әхвәл белеште дә, өйгә үк чакырды. Ашыкмый гына йортка үттем. Беренче генә керүем булмаганлыктан, эчтәге үзгәрешләрне тиз күрдем. Гаҗәпләнүемне сизгәндер, күрәсең. “Данил абый, малларны күп асрыйбыз бит. Өч сыер савабыз. Ялкауланмасаң гына муллыкта яшисең. Аллага шөкер, көнкүрештә кирәкле әйберләрнең барысы да бар”,– дип яшьлегеннән хәзерге көнгә кадәрге тормышын сөйләде Гөлназ. Ул арада шау-гөр килеп өч бала кайтып керде. Гөльяз белән Айзатларын гына белгәч, өченчесен аларның бергә уйнаган дуслары дип уйладым. “Ии, Данил абый, үзебезнең төпчек кызыбыз Айзилә бит. Шуны да белмисеңмени?”– диде Гөлназ. Чыннан да, белмәгәнмен шул.
... Урамга чыккач, яшәү мәгънәсе турында уйларга бирелдем. “Нинди тырыш, эшчән, юкны бар итеп яшәүче гаилә икән болар”,– дидем үз алдыма. Авылларны хәзер читтән акча белән кайткан кешеләр салган зур-зур йортлар да бизи. Әмма барыннан бигрәк, шунда яшәп, эшләп көн күрүче уңганнары белән матур ул авыл.
Данил Галләмов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев