Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Үткәннәр үкенечкә булмасын...

Гомер узган саен, үткәннәргә борылып карыйм. Сөенечләр, үкенечләр, эх, ник болай яшәдем икән, дигән чаклар еш булгалый...

  Сигезенче классны тәмамлагач, зур кеше булдым дип горурланып йөргәнем истә. Техникумнан соң эшли башлагач, тормышка караш башкача булды. Өйләнгәч, яшәү турындагы фикер тагын үзгәрде. Менә хәзер инде олыгаеп, теге дөньяга - мәңгелеккә күчү турында еш уйланам. Эх, үткәннәрне үзгәртеп булса иде  дип уфтанып куям. Әллә акыллы киңәш бирүче булмаган, әллә үземнең кирелегем белән – шактый хаталанганмын икән тормыш юлымда. Уйланам да - сызланам. Инде калган гомеремне дөрес итеп яшәргә язсын иде дип дога кылам. Чөнки минем киңәшчем, өйрәтүчем, таянычым – Аллаhым бар. Кызым туган көнемә кечкенә кесә радиосы бүләк иткән иде. Буш вакытларымда Сабаның “Дулкын” радиосын кушып куям. Анда кеше язмышларын яратып тыңлыйм, кирәкле киңәшләрне күңелемә теркәп барам.

Үткәнгә кайтып килим әле. Моннан 40 еллар элек туганнарымны бер күрәзәчегә алып бардым. Динебез язмышны юраучыларга баруны рөхсәт итми. Ләкин бу да бит Аллаhым рөхсәте белән эшләнә дип акландым ул чагында. Шул күрәзәче миңа: “Син авылыгызның имамы булырсың”,– диде. Мин бисмилла әйтә белмәгән кеше –  көлдем генә. Абыема: “Синең чирең башыңда”,– диде. Хак сөйләгән булып чыкты: абый баш мие чире белән үлде. Югыйсә минем башым авыртмый, аякларым гына йөрми дигән иде. Аяктагы чиргә баш гаепле булып чыкты. Миңа кагылышлы юравы да дөреслеккә туры килде. Моннан 17 ел элек Кукмара мәдрәсәсенә укырга кердем, шуннан соң әкренләп дин юлына бастым. Тормышка карашым үзгәрде. Инде хәзер 17 ел мәчет юлын таптыйм. Имам булмаганда, аның вазыйфасын башкарам. Менә 17ел эчендә бишенче имам бездә, ә мин үз урынымда, имамның терәге, киңәшчесе булып авылым халкына хезмәт итәм.  Ел саен җәйге каникулларда мәчеттә балаларны дингә өйрәтәбез. Быел да Аллаһының рәхмәте һәм изге күңелле кешеләр ярдәме белән мәчет каршында җәйге ял һәм уку сәгатьләре оештырылды. Балаларны чәй өстәле әзерләп тә сөендерә алдык. Алдагы елларда акча кирәк булгач, авылыбыз эшмәкәре  Илсур Әхмәтшинга мөрәҗәгать итә идем. Ул акча бирми,  нәрсә кирәк –  кибетебездән барып алыгыз, үзем түләрмен дия иде. Быел да шулай эшләде. Ярдәм итүчеләргә әҗер-саваплары насыйп булсын, тормыш­ла­рының бәрәкәтләре артсын, дип теләдек.

Изгелек эшләү, яхшылык тарату – һәркемнең үзеннән тора. Өлкәннәргә хас нәрсә инде ул –яшьлектәге хаталарга борчылу,  егәрле, көчле вакытта ник яхшылыкларны күбрәк эшләмәдем икән дип үкенү. Шуңа да яшьләребезне вәгазьләндерергә, тормыш мәгънәсен аңлатырга кирәк. Сәламәтлек безгә Аллаһы Тәгаләдән бирелгән әманәт, аны зыянлы эшләргә сарыф итмик, тормышыбызны гөнаһлы эшләр белән пычратмыйк. Картайгач, үкенерлек булмасын.

Хәлил Мортазин,

Иштуган

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев