Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

УТСҮНДЕРГЕЧ - ЗУР ЯНГЫНГА КИРТӘ

Кемереводагы 60тан артык кешенең гомерен өзгән янгыннан соң башланып киткән тикшерү нәтиҗәләре турында ишеткәнегез булгандыр.

Вакыты чыккан яки  муляж утсүндергечләр,  томаланган запас чыгу ишекләре, ут-күз очрагында  кая барырга белмәгән персонал – сәүдә үзәкләренең  күпчелегендә  менә шундый картина   күзәтелгән. Тикшерү киләсен ишетеп,  утсүндергечләрне прокатка гына алып торучы компанияләр дә  булган.  Шул  ук  вакытта  янгын иминлеге кагыйдәләренең үтәлешенә җаваплы  караучы оешмалар 25 март фаҗигасеннән  соң персоналны  гадәттән тыш хәлләр очрагында эш итәргә өйрәтүгә игътибарны тагын да  арттырды.  Шәмәрдән участок хастаханәсендә эзләү-коткару отряды,  янгын часте хезмәткәрләре  катнашында үткәрелгән чара  моның  ачык  мисалы. ”Бу юлы без персоналны утсүндергечләре белән эш итәргә өйрәтү бурычын  куйдык. Әгәр һәркем  куллана белмәсә,  аларны  алып куюдан ни мәгънә! Өйрәнүләр даими үткәрелергә тиеш һәм без графикка  сыешып барабыз”,– диде Саба үзәк  хастаханәсе гражданнар оборонасы медицина хезмәте штабы начальнигы  Айгөл Шакирҗанова...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Фәнил Мәүлетов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев