Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Утсыз калган көн бик сирәк

Традиция буенча, 22 декабрьдә Энергетиклар кө­не билгеләп үте­лә. Моны һәр­кем беләдерме-юк­тыр­мы, шулай да өе­бездә ут бетсә, без аларны еш искә алабыз. Әмма хәзер утсыз калган көннәр дә бик сирәк. Моңа ничек ирешелә? Район электр челтәре начальнигы Илгиз Талипов белән шул хакта сөйләштек.

Илгиз Талипов, район электр челтәре начальнигы:
 Хөрмәтле  хезмәттәшләрем!  Сезне “Челтәр компаниясе” ААҖ филиалы җитәкчелеге һәм шәхсән үз исемемнән һөнәри  бәйрәмебез  белән ихлас котлыйм. Энергетика  тармагында хезмәт  кую  элек-электән абруйлы,  ә  энергетик  булу мактаулы да, шул ук вакытта җаваплы да һөнәр. Сезнең  тырыш  хезмәтегез  нәтиҗәсе белән  районыбыз  халкы уңайлы шартларда яши һәм эшли. Коллективыбыз  алдынгы технологияләр кулланып, энергетика тармагында яңа проектларны тормышка ашыру чаралары   күрә.   Барыгызга да  нык сәламәтлек, бәйрәм рухы, гаилә иминлеге, зур уңышлар, барлык хыялларыгызның тормышка ашуын телим. Форсаттан  файдаланып, хезмәттәшләремне һәм барлык район халкын якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм. Сезгә  нык сәламләтлек,  тотрыклылык,  нәтиҗәле хезмәт, бәхет-шатлык телим.

Хәзерге көндә Са-­ба  электрчылары гомуми озынлыгы 1000 километрдан  арткан  һава электр линияләренә,  6 яр­­дәм­че станциягә,  450 трансформатор пунктына хезмәт күрсәтә. “Безнең төп бурыч –аларны һәрчак төзек, кулланучыларның ихтыяҗларына җавап бирерлек хәлдә тоту һәм эшнең  сыйфатын   яхшырту. Моңа “Челтәр компаниясе” генераль директоры  Илшат  Фәрдиев белән районыбыз башлыгы Рәис Миңнехановның энергетика тармагына бердәм теләктәшлеге нәтиҗәсендә ире­шелә. Шулай ук Алабуга филиалы директоры  Эдуард Шаронов, баш инженер Марат Сәлаховның да булышлыгы зур. Быел 40 километрда –10 кВтлы, 23 километрда 0,4 кВтлы линия, 10 комплектлы подстанция һәм трансформатор пункты ремонтланды. Сабаның  үзәгендә 6,9 километрга  якын линияне җир  астына тө­шереп  Сабинка яр буен төзек­ләндерүнең 3нче этабы өчен шартлар тудырдык. Күп эшләр электр тогын  аермыйча гына  башкарылды. Техник тоташтырулар да күп  булды.  “Саба-Арена” бинасына, аграр көллиятнең яңа корпусына ут бирелде. Үтеп баручы ел төп базаның яңартылуы белән дә истә кала. Административ бина реконструкцияләнеп, хез­мәт­кәрләр өчен заман таләпләренә туры  килгән шартлар тудырылды. Машиналар  кую урыны бик  кечкенә һәм  уңайсыз иде, бу мәсьәлә дә хәл ителде. Барысы 4 мең  квадрат метр территория  асфальтланды. Гомумән, бәйрәмне зур эш күләме белән  каршылыйбыз. Иң мөһиме, әлбәттә, производствода  бәхетсезлек очракларына, аварияләргә  юл  куелмавы.

Хезмәтне  саклау таләпләрен  үтәү буенча  игълан ителгән конкурста без быел да  Алабуга филиалында алдынгы  урында,– диде Илгиз Ислам  улы.

   Саба электр челтәрендә 67 кеше эшли, алар районыбыздагы  67 торак  пунктны электр энергиясе белән тәэмин итә. Коллектив бердәм һәм эштән китүчеләр юк. Энергетикларның  уртача хезмәт  стажы арта бара һәм хәзерге  көндә 22-24 ел тәшкил итә. Гайнетдиновлар,   Якуповлар, Талиповлар...  Шушы фамилияләрнең  күп  санда   язылуы гына да  оешмада гаилә династияләренең   күп булуы турында сөйли. Хезмәт эстафетасының әти-әнидән ул-кызларга тапшырылуы бу оешманы башкалардан аерып торган  үзенчәлегедер, мөгаен. Пенсиягә киткән электромонтерлар Револь Гайнетдинов, Мәгъсум Нәҗетдинов, Ринат Баһавиев,  Нәфисә Мәүлетованың эшләрен хәзер  уллары  Рөстәм, Ренат, Марсель, Рамил, Илнар  дәвам итә. Ә әниле-уллы Миләүшә һәм Адель Якуповлар, әтиле-уллы Флорид һәм Айнур Һадиевлар, Ирек һәм Илнур Мөхәммәтхановлар һәм башкалар оешманың төп тоткалары.

 – Хезмәт династияләре безнең горурлыгыбыз, –ди җитәкче. – Алар тәҗрибәле һәм үз вазифаларына  җаваплы  караучылар, беркайчан да фамилияләренә һәм предприятие дәрәҗәсенә тап төшермәячәкләр Хезмәтебез һөнәри белем таләп итә. Шуңа күрә ел саен квалификация үстерү курслары үтәбез. Буш вакытта “Челтәр компаниясе”, район күләмендәге спорт ярышларында, мәдәни чараларда катнашу һәм уңышларга ирешү – күптәнге традиция.

   Үз эшләренең осталарын чын мәгънәсендә пред­прия­тиенең алтын фонды дип атарга мөмкин. Саба энергетиклары да әнә шундыйлардан. Коллективны 2019 елда  да зур эшләр  көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев