Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

УТЫРЫШНЫ КОНЦЕРТ АЛЫШТЫРДЫ

19 гыйнварда район мәдәният йортында Россиядә балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенә 100 ел тулуга багышланган чара узды.

Комиссия әгъзалары бу көнне административ  беркетмәләр өйрәнмичә,  Аллаһияр һәм Хөснулла  Вәлиуллиннар исемендәге Саба  сәнгать мәктәбе укучыларының  күңелле  иҗат-отчет программасын  карадылар. Бай эчтәлекле концертны шулай ук Саба гимназиясе һәм сәләтле балалар мәктәбенең   2-5 сыйныф укучылары да  тамаша кылды. Балигъ булмаганнар эшләре  һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе рәисе Расих Закирҗанов  үз чыгышында  укучыларны әлеге тарихи  датаның үзенчәлеге, комиссия эшчәнлеге белән таныштырды. «КДНның 100 еллыгына  багышлап районда нинди чара уздыру турында уйлашкач, мәктәп укучылары белән очрашып,   ял концерты тәкъдим итәргә дигән фикергә килдек.  Сез дә җәмгыятебез өчен  файдалы шәхесләр булыгыз. Иң беренче чиратта әти-әниләрегезнең, укытучыларыгызның сүзен тыңлагыз, тәртипле булыгыз. Бөтен көчегезне белем алуга бирегез», – дип мөрәҗәгать итте ул укучыларга. Концертта  Саба сәнгать мәктәбенең курайчылар, тальянчылар ансамбльләре, бию коллективлары, баянчылар, пианистлар, җырчылар чыгышы районыбызда    өметле сәхнә осталары, яңа талантлар   үсүенә ачык дәлил булды.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев