Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Үзем турында үзем

Хәбәрчеләребез яза

 

Токарь булып эшли башлаган еллар. XXII партсъезд исемендәге колхоз инженеры Гыйндулла, минем станок артына ике тимерен китереп куеп:  “Шунда торып торсыннар әле”, – дип китеп барды. Иртәгесен, күземә күренәме дип торам, колхоз рәисе Нургаян ага Мөхәммәтшин килеп керде дә: «Энем, коткар, Казанга йөртмә, эшли аласыңдыр бит», – диеп, минем күземә карады. Боларга гайкасы белән ике метр озынлыгында  винтлы (червячный) болт кирәк икән. Хәзер үк. “Сыер савучылар өчен Мишә елгасы аша асылмалы күпер ясап ятабыз, булдыра күр, энем”, – дип, миннән җавап көтә.

– Ярар, Нургаян абый, тырышырмын. Ясаганнарын карап торганым бар. Шәт, иншаллаһ, булдырырга ышандырам, – дип йөкләмә алдым.

Түш кесәсенә биш тәңкә акча тыгып куйды.

– Алмыйм, Нургаян ага, аның өчен наряд язалар ич, – дигән идем:

– Аласың. Колхоз акчасы ул, – дип китеп барды.

Өч көн дигәндә бу эшне җиренә җиткереп эшләп куя алдым бит. Резецлар ясау четерекле эш. Нургаян ага үзе килеп алды. Рәхмәте соңында:

– Нәрсә кирәк булса, авылга төш. Сиңа бары да булыр, – дип, матур гына аерылыштык.

Кирәк булгач, төштем. Мине күреп, кешеләр арасыннан аралап, култыклап алып бүлмәсенә алып керде дә, нәрсә кирәген белеште. Аннан завскладны чакырып алып: «Мөхәммәтша, Мәгъдәнурга итне – 1, балны 2 сумнан бир. Тикшерермен», – дип ныгытып куйды. Килешеп эшләүгә ни җитә!

1976 еллар. Райсельхозтехника управляющие Бернард Хәйруллин үз өстенә галәмәт зур йөкләмә алды. “Татсельхозтехника” аңа зур ышаныч белән, 360 фатир төзерлек блоклар белән тәэмин итәм, син эшлә генә, дип «дагалады».

Эш башланды. Йорт блоклары елга буйлап та кайта, Казаннан махсус прицеплар яллап, машина белән Мәскәүдән дә ташыйлар. Осталар килде. Аларга гайкасы белән метр ярым озынлыгында винтлы болт кирәк булды.

Өлкән токарьга барып, заказ биргәч, эшләре пешми, чөнки гайкалары бронзадан түгел, тимердән кирәк икән. Гайканы электросварка белән эретеп ябыштырып, винтлы болт белән стена блокларын тарттырып көйләү өчен  ягъни.

Иртәгесен нарядта Балтачка барып эшләтергәме, әллә Кукмарага барыйкмы, дип, инженерларның сөйләшкәннәрен ишеткәннән соң, минем станок янына, сулышы кабып Хәйруллин килеп басты. «Мәгъдәнур, безне чит районга хәер эстәргә чыгарма инде. Әйдә, өйрән, көтәбез сине»,  – дип үтенде. Мин эшләп карыйм дип ышандырдым. Барып чыкты бит. Гайкасын ясарга да резец ясадым. 1,6 метр озынлыгындагы «червячный» болт та килеп чыкты.  Һәрбер әзер детальне көтеп алып, куанып алып китәләр иде. Уналты комплект кирәк иде алар. Шулар белән 350 йорт торгызып, ничә генә урам ясамадылар. Эшеңнең нәтиҗәсен күрү – бик зур шатлык, куаныч.

Бермәл управляющий чакырып алды да: «Мәгъдәнур, Чепьядә югары басымлы шлангларны бастыра торган станок ясаганнар. Барып карап кайт әле. Безнең кулдан килә торган эшме икән?» – дип кызыксынды. Бардык, күрдек. Алабугадан, Мамадыштан инженерлар килгәннәр. Алар станокны төрлечә фотога төшерделәр дә кайтып киттеләр. Мин шул станокны ясаган останы таптырам. Авырый икән, адресын сорадым. Бирделәр. Ахырда мастерской мөдире үзен алып килде. Мин аннан эшнең тәртибен башыннан ахырына кадәр сораштым. Иренмәде, барысын да  сөйләде. Үзе Киров шәһәренә барып өйрәнгән.

Иртәгесен Казандагы үзем белгән заводтан 250гә 400 миллиметрлы ике тимер болванка кистереп алып кайттым.  Аллаһыма тапшырып, эш башладым. Бернард Хәйруллин мөдирне: «Первый номер военный заказ-задача. Беркемне янына җибәрмә, бер эшкә дә бүлдермә», – дип ныгытты.

Раббым Аллаһ рөхсәт итте бит. Бер ай дигәндә эшемне төгәлләп, әзер ике шлангны 160 атмосфера басымы астында сынадым да, управляющий янына кереп, кулына тоттырдым. «Мәгъдәнур, без хәзер монополистлар бит, әйеме», – диеп, рәхмәтләрен әйтеп, аркадан сөйде. Баш бухгалтерны чакырып, бер айлык хезмәт хакы күләмендә премия язарга кушты. Әйе, чынлап та, якын-тирәдә бездәге кебек станок булмады. Барысы да безгә килеп, гидрошлангларны ясатып алып китәләр иде.

Бу үҗәт хезмәтем үземә дә Дан ордены бирде. Югары Совет депутаты да ясады. Ленинның 100 еллык юбилей медале дә, Авыл хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең бронза медале дә мине эзләп тапты.

Эшләремнән, тормышымнан бик тә канәгать мин. Рәхмәтләреннән ташламасын бер Раббым.

Мәгъдәнур Гатауллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев