Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Узган елгы Сабантуй батыры Радик Сафин: "Үземне белә-белгәннән бирле, 4-5 яшьтән көрәшәм"

"Сабан туе – язгы  кыр эшләре төгәл­ләнеп, еллык уңышка нигез салынгач үткәрелә торган бәйрәм, шул ук вакытта  без –  көрәшчеләр өчен үз-үзеңне сынау мөмкинлеге дә".

– Сабан туе – язгы  кыр эшләре төгәл­ләнеп, еллык уңышка нигез салынгач үткәрелә торган бәйрәм, шул ук вакытта  без –  көрәшчеләр өчен үз-үзеңне сынау мөмкинлеге дә. Сабантуйда бер генә көрәшче дә келәмгә чыкмый түзә алмыйдыр.  Мин үземне белә-белгәннән бирле, 4-5 яшьтән көрәшәм. Балалар бакчасына йөргәндә туганым Камил абый Әүхәдиев көрәш түгәрәгенә җитәкләп алып килгән көннән әлегә кадәр кулдан сөлгенең төшкәне юк. Әти-әни ягыннан  ике якта да  көрәшчеләр күп, әти дә яшьлегендә бил алышкан. Улым Раяз да узган ел мәктәпкәчә яшьтәгеләр арасында 1 урын алды, быел 30 килограммга кадәр авырлыкта көч сынашырга җыена. Ел дәвамында күнегүләрне калдырмыйбыз, аз гына  сүлпәнлек сизелсә дә, җиңүгә өмет аз кала.  Минем өчен иң зур җиңү китергәне 2016 ел булды дип саныйм. Чөнки мин ул елны  Сабантуйларда абсолют батыр калып,  биш тәкә  алуга ирештем. Быелгы Сабантуйлар  да һәркем күңелендә бары тик  күңелле,   матур мизгелләре белән кереп калуын телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев