Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Узган шимбәдә Сабада һәм Шәмәрдәндә узган ярминкәләрдә 80нән артык сәүдә ноктасы эшләде

Ярминкәнең көздән әзерләнгән запаслар кимеп, абзарларда салам-печән, келәтләрдә ашлык-фураж мичкәләре бушый башлаган вакытта узуы, аның тансыклаткан һәм көтеп алынган булуын иртәдән халыкның Сабаның “Аргамак” картодромы мәйданына урнашкан сәүдә рәтләре янына ашыкканлыгы раслый иде.

   Узган шимбәдә Сабада һәм Шәмәрдәндә узган ярминкәләрдә  80нән артык сәүдә ноктасы эшләде

 Авыл хуҗалыгы пред­прия­ти­е­ләре, шәхси эшмәкәрләр, үз­­мәшгульләр, сәүдә оешмала­ры үзләре җитештергән то­варларны, продукцияләрне сатып алучы­ларга шул ихтыяҗдан чы­гып  тәкъ­дим иттеләр. Табигать тә ярминкәчеләрне матур, җы­лы көн белән сөендереп,  кояшның  иртәдән ягымлы елмаюы кү­ңелләргә тагын да  бәйрәм кәефе өстәде. Салам, печән төргәкләре, ярылган утын  төялгән «КамАЗ» машиналары озын рәт булып те­зелгәннәр. Шулай ук ашлык  төялгән машиналардан халык чират  торып үзенә кирәген сатып алды.  “Шытсу” авыл хуҗалыгы предприятиесе солыны-10, арпаны – 12, бодайны – 12.5, кукурузны – 17, борчакны 18 сумнан сатты.  Халыкны иң нык җәлеп иткәне яңа суелган  хәләл ит сату нокталары булды.  Район кулланучылар җәмгыяте тәкъдим иткән үгез итен дә тиз арада сатып алып бетерделәр.  “Үгез итенең бөтен өлешен дә – 580 сумнан сатабыз. Гел иттән генә торган өлешләрен кабырга белән бергә катнаштырып бирәбез. Халык бик яратып ала”, – диде сатучы  Марсилә Әлмиева. “Умырзая” кулланучылар  кооперативы 12 төрле ит продукциясе тәкъдим итте. Деликатес саналган телдән (1200 сум)  алып,  малның койрыгына (330 сум)   кадәр бар иде.  Итләрне нинди өлеше булуга  карап  525, 585, 595 сумнан саттылар. “Аеруча фаршларны, гуляш өчен туралган әзер итләрне хуҗабикәләр бик яратып ала.  Шулпа өчен 250 сум гына торган махсус җыелмага да сорау зур”,  – ди  сатучы Гүзәлия Шәрәфиева.  Кече Шыңардан  Гү­зәл Зиннәтова үз хуҗалыгында үстергән казның килограммын 700 сумнан, йомырканың дис­тәсен 110 сумнан тәкъдим итте.  Шулай ук күңел җылысын салып пешергән   торт, сметанниклар белән күпләр ярминкәдән иртәнге чәйгә ашыкты. 

“Ярминкәләрдә читтән алып кайтып түгел,  күбрәк үзебезнең районыбызда җитештерелгән про­­дукцияне сатарга тырышабыз.  Әлбәттә, читтән килеп сәүдә итү­­челәр дә бар. Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни тикшеренү институты хезмәткәрләре сатарга  берничә төр   симәнә бәрәңгесе алып килде.  Һәрвакыт    мул ассортимент күз уңында тотыла.   Бүген Саба белән Шәмәрдәндә 80нән артык сәүдә ноктасы үз товарларын тәкъдим итә. Ра­йон­ның азык-төлек җитештерү предприятиеләренә, фермер ху­җалыкларына, шулай ук шәхси хуҗалыкларга  рәхмәтемне  бел­дерәм”, – диде башкарма комитет җитәкчесенең инвестицияле үсеш һәм эшмәкәрлеккә булышлык итү буенча урынбасары Илнур Котдусов.

Халыкның бәрәңге сатучылар янында  кайнашмавы әлегә ”икенче икмәк” запасының күп­леге турында сөйли иде.  Йосыф-Аланнан Мөдәррис Галимов 2.5 тонна   бәрәңге алып килеп, “Гала” сортын – 40, “Белая роза”ны 35 сумнан сатты. Халыкның “Га­ла”га өстенлек бирүен шәхси эш­мәкәр мул уңышлы булуында  дип аңлатты. 

“Ярминкәләрне бик көтеп алабыз. Көнкүреш-кирәкләр, азык-төлек алыр өчен бик уңайлы.  Ешрак оештырылса да бик яхшы булыр иде.  Бик күңелле, күптән күрешмәгән таныш-белешне оч­ратасың. Сазан балыгы алдым, килосы 350 сум тора. Яңа тотылган, бик тәмле балык. Гел шул бер кешедән алам”, – ди Фидәния Га­­лимҗанова.

Сәүдә рәтләренең муллыгы сатып алучыларны ерактан ук үзенә җәлеп итте.

 Тулырак: ФОТОРЕПОРТАЖда 

  Автор: Фәридә Вилданова 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев