Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Узәк мәйданда район балалар һәм үзәк китапханә “Новогодние забавы” дип исемләнгән бәйрәм оештырды

5 январь көнне Узәк мәйданда район балалар һәм үзәк китапханә “Новогодние забавы” дип исемләнгән бәйрәм оештырды. Үзәк чыршы янында барлыгы 176 бала җыелды. Бәйрәмдә катнашкан балалар - район балалар китапханәсенең актив китап укучылары.

  Бәйрәм театральләштерелгән күренештән башланып китте. Бәйрәмне  безнең яраткан Эт белән Әтәч алып барды.  Һәр Яңа елның иң зур, көтеп алынган  кунаклары Кыш бабай белән Кар кызы да бу бәйрәмдә катнашмый китә алмадылар.

 “Китап иң яхшы дус” бәйгесендә җиңүче укучылар Мактау  грамотасы һәм истәлекле бүләкләр белән тәбрикләнделәр. 2016 ел нәтиҗәсе буенча 1-4 класс арасында: 1 урын – Каримуллина Айсылу; 2 урын–Ракова Наиля, 3 урын –Гизатуллина Сюмбель; 5-7  класс арасында: 1урын -  Юсупова Сомбель; 2 урын–Назмутдинова Миляуша, 3 урын–Нургалиева Гульзада.

 Ә инде бәйрәмнең иң күңеллесе төрле хәрәкәтле уеннар булды. Уенда катнашкан һәр бала үзенең җитезлеген, кыюлыгын күрсәтте. Балаларга көч, күәт биреп торучы, шул ук вакытта үзләре дә уеннарда катнашучы әти-әниләр, әбиләр бәйрәмгә ямь өстәделәр.

         Балалар бәйрәм программасына кергән “Снегурочкины загадки” -  уенында актив катнаштылар.  Шигырь бәйгесендә балалар Кыш бабайга шигырьләр сөйләделәр. Кыш бабай бәйрәмдә катнашкан барлык балаларга да, өлкәннәргә дә бүләкләр тапшырды.

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев