Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ватан батырларын барлый

22 февральдә Казан шәһәренең Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чара узды.

Анда район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов җитәкчелегендәге төрле елларда кайнар нокталарда хезмәт иткән  ветеран ир-егетләр делегациясе –  ТР хәрби комиссариатының  Саба һәм Теләче районнары җитәкчесе Фәнис Закиров, әфганчылар – Сабадан Раиф  Ягъфәров,  Айрат Әлмөхәммәтов, Шәмәрдәннән Алмаз Сафиуллин,  хәрби хезмәтен Чечняда үткән Марат Хуҗин, шулай ук кайнар нокталарда тынычлык саклаган  Илгизәр Идрисов, Алевтин Дмитриев,  социаль яклау бүлеге начальнигы Марсель Хуҗин, җирле ВВПОД штабы начальнигы  Делюс Вәлиуллин катнашып,  чараның мәртәбәле кунаклары булдылар. Ватанны саклаучыларны Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов  котлады. Кунаклар игътибарына хәрби-патриотик рухтагы  һәм ватанпәрвәрлек белән сугарылган концерт программасы тәкъдим ителде. Бу көнне Ватан сакчыларының һәрберсендә хатирәләр яңарды. «Мин хәрби хезмәтне Хабаровск краенда үттем. 1992 елда милициягә эшкә кердем.  2000 елда УИНга (җәзаларны үтәтү идарәсе)  күчтем. Шунда эшләгәндә беренче тапкыр Чечняга  командировка җибәрелеп, 2009 елга кадәр  биш тапкыр булдым.  2010 елдан бирле отставкадагы майормын. Казан шәһәрендә узган чара күңелдәге истәлекләрне тагын да яңартты. Үземнең хезмәттәш дусларымны очраттым. Бик матур тәэсирләр белән кайттык, оештыручыларга рәхмәт», – диде  Илгизәр Идрисов.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев