Ветеринар булу җиңелме?
Укучыларга бу һөнәрнең нечкәлекләрен аңлаттылар
Саба районы гимназиясендә район дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы урынбасары Сергей Павлов белән гаҗәеп кызыклы очрашу узды.
Укучылар ветеринария эшенең нечкәлекләре белән таныштылар, эш барышында килеп чыккан төрле вакыйгаларны тыңладылар, хайваннар белән эшләү нечкәлекләре турында белделәр, хайваннарыбызның сәламәтлеген кайгырту турында бик күп сораулар бирделәр. Авыл хуҗалыгында терлек авырулары һәм аларны булдырмау буенча профилактика турында сөйләштеләр.
Бу очрашу ветеринар булырга хыялланучы һәркем өчен чын ачылыш булыр дип өметләнәбез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев