Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Виктория» Халыкара конкурс-фестивале

2019 елның 27 апрелендә Казан шәһәрендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган «Виктория» балалар һәм яшүсмерләр иҗатының X Халыкара конкурс-фестивале узды.

Фестивальнең максаты - талантлы һәм перспективалы балаларны һәм яшьләрне ачыклау һәм аларга һәрьяклап ярдәм итү, шулай ук коллективлар, җитәкчеләр һәм укытучылар арасында тәҗрибә алмашу, алар арасында даими иҗади бәйләнешләргә ярдәм итү, аларны фестиваль хәрәкәте кысаларында берләштерү. Конкурста 5 яшьтән алып 25 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр сәнгать коллективлары һәм вокал, хореография, инструменталь һәм цирк жанрлары солистлары, театр студияләре, мода театрлары катнашты. Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең ансамбльләре һәм аерым башкаручылары «Инструменталь башкару» номинациясендә катнаштылар. Конкурс нәтиҗәләре буенча лауреатлар Лауреат дипломнары һәм кубоклар, дипломантлар Дипломант дипломнары һәм медальләр белән бүләкләнде. Коллективларга һәм аерым башкаручыларга түбәндәге исемнәр бирелде:

- Трио: Шәрипов Нәфис, Хәкимов Инсаф, Газизов Фәннур (җит. Фәтхова Раилә Габделгазиз кызы) - I дәрәҗә Лауреаты;

- Хәйриев Илдус (җит. Фәтхова Раилә Габделгазиз кызы) - II дәрәҗә Лауреаты;

- Гайсин Нурсиль (җит. Фатыйхова Раилә Габделгазиз кызы) - III дәрәҗә Лауреаты;

- Дуэт: Хайриев Ильдус, Шәмсутдинов Ислам (җит. Фатыйхова Раилә Габделгазиз кызы) - III дәрәҗә Лауреаты;

- Скрипкачылар ансамбле «Энҗе мәрҗән» (җит. Акунеева Зөлфирә Габдулла кызы, Акунеева Зәринә Александр кызы) - III дәрәҗә Лауреаты.

Иртәгә икенче конкурс көнендә «Яшьлек» хореография коллективы «Дыхание Грузии» биюе белән чыгыш ясыйлар, шулай ук сәнгать бүлегенең рәсемнәрен карыйчаклар.

Катнашучыларны һәм укытучыларны югары нәтиҗәләр белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!

Фото: http://saby.tatarstan.ru

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев