Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

"Витаминнар-безнең дуслар"

Сабаның 6 нчы номерлы  "Балачак «балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркеме балалары катнашында “Витаминнар - безнең дуслар” дигән чара узды. Анда тәрбияләнүчеләр витаминнар файдасы турында сөйләделәр, файдалы уеннар уйнадылар,  “шапшакка” чисталык турында аңлаттылар.

Профилактик чара «Җәмәгать сәламәтлеген ныгыту» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсе тарафыннан үткәрелә. Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнары территориаль бүлеге баш белгече - эксперты Венера Вәгыйзова балаларга аксым, май, углевод, шулай ук витаминнар файдасы һәм туклану режимын саклауның мөһимлеге турында үтемле итеп сөйләде. Шулай ук, ул безнең организмга зыян салучы һәм көн саен куллана торган  файдалы продуктлар турында сөйләде. Чара азагында Венера Вәгыйзова балаларга сәламәт яшәү рәвеше турында белешмәлекләр һәм кызыклы бүләкләр тапшырды.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев