Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Халык гозерләре урынлы

Авылларда җыеннар дәвам итә

Олы Нырты авыл җирлегендә дә халыкның эшлеклелек активлыгы күтәрелгән. Үзмәшгуль булып  теркәлүчеләр 40ка җиткән (2022 елда – 33). Шәхси хуҗалыкларда сыерлар саны 20гә арткан. Димәк, аларның гаилә бюджетлары сөт сатудан кергән акча белән күбрәк тулыландырылган. Гражданнарның җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итү өчен биргән үзара салымы да үзләренә төзекләндерелгән урамнар булып кайткан. Бөек Җиңүнең 80 еллыгы якынлашканда быел үзара салым Олы Нырты, Завод Нырты, Урта Нырты авылларында Ватан сугышы каһарманнарының истәлеген мәң­геләштерү өчен обелисклар эшләүгә то­тылачак. Сорауларга килгәндә, “Нырты” хуҗалыгы эшчеләренә арендага бирелгән йортларны хосусыйлаштыру мәсьәләсе кү­тәрелде.

Иштуган авыл җирлегендә үткәрелгән җыенда яңа барлыкка килгән урамнарда яшәүчеләргә интернеттан файдалану мөм­кинлеге тудыруга кагылышлы тәкъдим булды. Явлаштауда яшьләргә хоккей мәй­данчыгына киенү-чишенү өчен будка кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев