Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Хантимировлар: ”Сайлауларга гаилә белән барабыз”

15-17 март көннәрендә илебездә Россия Президентын сайлау булачак. Бу мөһим чарага һәр кеше җаваплы карарга тиеш. Чөнки сайлауларда илебезнең киләчәге билгеләнә, илбашын сайлап куюга һәркем үз өлешен кертергә тиеш.

Тимершык авылында яшәүче районыбызның иң үрнәк гаиләләренең берсе,  республика,  Рәсәй күләмендә узучы төрле бәйгеләр  җиңүчеләре Хантимировлар  сайлауларда да актив катнашучылар булып торалар. Гаилә башлыгы –Тимершык мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Айдар Шаһинур улы  үзе дә Тимершык сайлау участогы комиссиясе әгъзасы.

“Сайлау участогы минем төп  эш урынымда –мәдәният йортында урнашкан.  Үзем 19 яшемнән мәдәният өлкәсендә эшлим, безнең өчен бу көн эш тә, шул ук вакытта бәйрәм дә. Элегрәк сайлаучыларны концертлар куеп та каршылый идек.   Кеше сайлауларда үзенең киләчәген билгели. Анда  катнашу – үзенең граҗданлык хокукыңны куллану. Сайлау көнендә һәркем актив гражданлык позициясе күрсәтергә тиеш. Иртән үк  бөтен гаиләмне җыйнап сайлау участогына алып киләм. Тәрбияче булып эшләгән әниебез безне шул рухта тәрбияләде”, –дип сөйли Айдар Хантимиров.

 Җәмәгате – Тимершык урта мәктәбенең директор киңәшчесе Альбина  Мөбарәкҗан кызы да кече яшьтән әтисе белән сайлауларга йөргәнен яхшы  хәтерли.

 “Күп вакыт Россия Президентын  сайлау минем туган көнгә –18 мартка  туры килә иде. Бу кечкенәдән  минем өчен бик  истәлекле көн булып саналып,  гаиләбез өчен икеләтә бәйрәмгә әйләнә. Быел 18 март ял көнгә туры килмәгәнлектән, туган көнемне бер көнгә соңрак бәйрәм итәчәкбез. Кечкенәдән сайлау участогы янының бәйрәм мәйданчыгына әверелүе, җыр-моң агылуы күңелгә сеңеп калган. Бала вакытта кайнар коймак  белән сыйланырга дип без иртәдән шунда ашыга идек.  Үсә төшкәч,  гражданлык  бурычыбызны үтәп тавыш бирүгә ашыгу күркәм традициягә әйләнде. Миңа  18 яшем тулып, иң беренче тапкыр сайлаучы буларак ручка бүләк итүләре дә истә”, –ди Альбина.

Хантимировлар  гаиләсендәге 4 балага –  Гаделгә– 16,  Алисәгә – 13,  Нәргизәгә – 6, Нариманга – 2 яшь.  Әти-әнисе  аларны кече яшьтән  үзләре үрнәгендә сайлауларга җитди карарга кирәклеген төшендереп тәрбияли. Хезмәт вазифасы буенча Альбина мәктәптә дә югары сыйныф  укучылары белән әңгәмәләр корып, илебезнең яшь гражданнарына – булачак сайлаучыларга   һәр кешенең үзенең фикере,  үз карашы булырга тиешлеген, илебез язмышын билгеләүдә  һәркемнең тавыш бирүе зур роль уйнавын аңлата.

“Илебезнең алдагы көннәре, балаларыбызның  киләчәге өчен мөһим булган әлеге вакыйгада һәркем активлыгын күрсәтергә тиеш”, –диләр Хантимировлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев