Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Хезмәт алдынгылары Саба муниципаль районының Мактау грамотасы һәм район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде

ХЕЗМӘТЛӘРЕН ХӨРМӘТЛӘП

Авыл хуҗалыгы җитештерүендә нәтиҗәле хезмәте һәм терлекчелек тармагын үстерүгә керткән өлеше өчен «Мөхәммәтшин З.З.» КФХ орлыкландыручысы Наталья Александровна Кузнецова, ветеринария фельдшеры Владимир Иванович Романов Саба муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Физик культура һәм спорт системасында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен "Олимп" спорт мәктәбе" инженеры Рәисә Хәбибрахман кызы Минһаҗева Саба муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Мәгариф системасында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм уку-тәрбия процессын үстерүдә һәм камилләштерүдәге уңышлары өчен Сабабаш төп мәктәбе директоры Идеал Гаптелхәмит улы Хәлимов Саба муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Авыл хуҗалыгы җитештерүендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм терлекчелек тармагын үстерүгә керткән өлеше өчен «Шытсу” җәмгыятенең бозау караучысы Ризимә Васил кызы Нәбиуллина, “Юлбат” җәмгыятенең бозау караучысы Лиля Михаеловна Шаяхметова һәм Мөдәрис Хафиз улы Әхмәтҗанов, «Курсабаш» җәмгыяте кормовигы (терлек азыгы әзерләүчесе) Фәнәвил Исмәгыйль улы Ибраев, машина белән саву операторы Айрат Гаптерәүф улы Камалов, слесарь Да­мир Рәхимбай улы Галиуллин, «Нырты” җәмгыятенең ферма мөдире Хәй­дәр Миндрахман улы Вәлиев, Саба муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

Авыл хуҗалыгы тармагында күпь­­еллык нәтиҗәле хезмәте һәм районның социаль-икътисади үсе­ше­нә керткән өлеше өчен "Лукоз Саба" җәмгыяте директоры Рәзил На­ил улы Гарипов Саба муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Районның агросәнәгать комплексында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен "Восточный" җәмгыятенең "ТАТМИТ Агро" җитештерү мәйданчыгы комбинаты начальнигы Гөлфия Җәү­дәт кызы Зиннәтова Саба муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Агросәнәгать комплексында күпь­ел­лык нәтиҗәле хезмәте һәм район­ның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткәне өчен "Восточный" җәмгыятенең "ТАТМИТ Агро" җи­тештерү мәйданчыгы идарәчесе Вик­­тор Михайлович Сидорук Саба му­­ниципаль районының Мактау грамо­тасы белән бүләкләнде.

Җирле үзидарә органнарының бух­­галтерлык һәм хисаплылык өл­кә­­­сендәге намуслы хезмәте өчен Эз­­­мә авыл җирлеге башкарма ко­ми­­тетының баш бухгалтеры Алия Мө­нир кызы Фәттахова Саба муници­паль райо­ны башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев