Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Хезмәт алдынгыларын район башлыгы тәбрикләде

Хезмәтләрен хөрмәтләп

   Төзелеш тармагындагы нәтиҗәле хезмәте өчен «СабЭнергоСервис» җәмгыятенең 3 разрядлы электр җиһазларын ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү электромонтеры Марат Мөнип улы  Вәгыйзов; кадрлар белән эшләү эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүгә керткән зур өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен "Рамазан" җәмгыятенең кадрлар буенча белгече Гөлсинә Галихан кызы Имаметдинова; агросәнәгать комплексында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «АпиВетСервис «фәнни-җитештерү предприятиесе» лаборанты Әлфия Мансур кызы  Ногманова; җитештерү һәм төзелеш тармагында намуслы хезмәтләре өчен "Цинк Саба" җәмгыятендә  эшләнмәләр әзерләүче  Рафил Рәшит улы Нуриәхмәтов; кайнар ысул белән цинклаучы Әсгать Габделәхәт улы Шакиров; урман хуҗалыгы өлкәсендәге намуслы хезмәтләре өчен "Саба урманчылыгы"ның Кукмара участок урманчылыгы машина йөртүчесе Яковлев Руслан Анатольевич; "Укыту-тәҗрибә Саба урман хуҗалыгы"ның   селекция-орлыкчылык үзәге урманчысы ярдәмчесе Ранил Рамил улы  Газизуллин; төп җитештерү эшчесе Иванов Иван Николаевич Саба муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Транспорт хезмәте күрсәтү тармагында күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Яшен» җәмгыяте генераль директоры урынбасары Альмир Рамазан улы Зарипов; күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм авыл хуҗалыгы объектларын төзүгә зур өлеше өчен «Мөхәммәтшин З.З» крестьян(фермер) хуҗалыгы башлыгы урынбасары Фәрит Зөфәр улы Мөхәммәтшин; төзелеш тармагында күпьеллык намуслы хезмәте өчен ИП Нәбиуллин И.Ф. машина йөртүчесе Ринат Кафил улы Ханов; урман хуҗалыгы тармагында күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен "Саба укыту-тәҗрибә урман хуҗалыгы"ның  машина йөртүчесе  Азат Миңнегаян улы Яриев; "Лесхоз" җәмгыяте сувенирлар цехының агач белән эшләүче токаре Павлов Валерий Викторович; "Урман" җәмгыятенең Ленин участогындагы агач эшкәртү цехы станокчысы Зәлия Гыйлметдин кызы Мәксутова;  Саба муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев