Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Хезмәткә һәм оборонага әзер» фестиваленең суперфиналында райондашларыбыз 3нче урынны алды

28 октябрьдә Казан шәһәренең «Хезмәт резервлары» стадионы базасында 2023 елда Татарстан Республикасы халкы арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестиваленең суперфиналы узды.

  Саба районы җыелма командасы 7 команда арасында 3 нче урынны алып, лаеклы нәтиҗә күрсәтте.  Суперфиналда җиңү өчен ВФСК ГТО җәйге һәм кышкы фестиваль җиңүчеләре көрәште: Нәтиҗәдә, 1 урынга - Әлмәт, 2 урынга - Актаныш командалары чыкты, 3 урынга Саба командасы лаек булды. Калган урыннарны  Яр Чаллы, Яшел Үзән, Түбән Кама, Нурлат районы  спортчылары бүлеште. Фестиваль суперфиналында команда беренчелегендә 1-3 урыннарны алган командалар кубоклар, дипломнар һәм медальләр белән бүләкләнделәр. Командабызны мактаулы 3 урын белән котлыйбыз, алга таба уңышлар һәм якты җиңүләр телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев