Хыяллар ак җилкән...
Район яңалыклары

Хыяллар ак җилкән...

Быел соңгы кыңгырау барлыгы 155 чыгарылыш сыйныф укучылары өчен олы тормышка чакыру булып яңгырады. 399 укучы IX cыйныфны тәмамлады.

Саба гимназиясендә яңгыраган соңгы кыңгырау 19 унберенче сыйныф укучысының мәктәп белән саубуллашу авазы булып чыңлады. 

«Соңгы кыңгырау” – тантаналы да, истәлекле дә, шул ук вакытта бераз моңсу да бәйрәм. Чөнки 11 ел буе икенче йортыгызга әйләнгән мәктәп белән саубуллашасыз. Бу еллар сезнең күңелдә мәңге сакланыр. Мәктәптә алган белем-тәрбия сезгә гомер буе игелек күрсәтеп, ярдәм итеп озатып барыр. Бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, үзегез куйган максатларга ирешерсез  дип ышанып калам», – диде  гимназия директоры Айнур Шәймәрданов унберенчеләрне  тәбрикләү чыгышында.

«Соңгы кыңгырау» бәйрәме белән  башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Марат Баһманов тәбрикләп, олы тормыш бусагасында торган укучыларга үзләре теләгән белгечлекләр алуларын һәм тормышта үз урыннарын табып, җәмгыятькә, районыбызга лаеклы шәхесләр булуларын теләде. Район мәгариф идарәсе начальнигы Илфат Шакиров унберенчеләргә 11 ел дәвамында тырышып укулары, шул ук вакытта спортта, мәдәният өлкәсендә дә үзләрен төрле яктан ачып, уңышларга ирешкәннәре өчен олы рәхмәтен белдерде. Мәктәп чорын кулга-кул тотынышып узган сыйныф җитәкчеләре Гөлнара Шиһабиеваның да, әти-әниләр исеменнән чыгыш ясаган Гөлсем Нигъмәтҗанованың да укучыларга теләкләре иң-иң изгеләрдән иде. Сыйныфташлар белән гимназия сәхнәсендә соңгы тапкыр әйләнелгән вальс та, бер-берләренә төбәлгән күзләр дә моңсу иделәр. Аларда яшь тамчылары да ялтырады. 1 сыйныф укучылары да  самими чыгышларында чыгарылыш сыйныф укучыларына ныклы алмашлар булып үсәчәкләренә ышандырдылар. Унберенчеләр хөрмәтле укытучыларга булган тирән ихтирам сүзләрен  матур шигъри тәлгәшләр итеп тә, җырга салып та, чәчәк бәйләмнәренә кушып та җиткерергә тырыштылар.

“Бүгенге бәйрәм моңсу да, дулкынландыргыч та, шатлыклы да. Чөнки тормышыбызда яңа этап башлана. Мәктәп еллары бик тиз узды.  Мин гимназиягә 10 сыйныфка гына килгән идем. Бик аз укысам да, белем йортын бик яраттым.  Укытучыларымны, сыйныфташларымны сагынырмын дип уйлыйм.  Белем алуны җиңелләрдән  булды димәс идем. Мин гел олимпиадаларда катнаштым, тырышып укыдым. Киләчәктә медиа, ягьни социаль челтәрләр өлкәсен сайларга  телим”, – ди Айсылу Кәримуллина.

Тантаналы чара 110 IХ сыйныф укучысының “Соңгы кыңгырау” бәйрәме белән дәвам итте. Теләкләр кабул булып,  барлык чыгарылыш сыйныф укучыларын ак юллар теләргә генә кала!


Нет комментариев