Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Әй, гармун, гармун...

Гармун  моңы  агыла. Бар җиһан тынып  калган, әйтерсен лә чишмәләр дә агудан,   кошлар  сайраудан да туктаган... 

Шушы  илаһи моңны тыңлыйлар. Гармунчының  абруе гел  югары,  урыны түрдә булды. Гармун уйнарга өйрәнгән малайлар үзләрен азрак өстенрәк тоталар, алар почетлырак, чөнки андыйларга кызлар карый. Мин дә үсмер чагымда абыйның тальянын кулга  алып кычкыртып  карыйм да бит, әмма эзенә-юлына  чыга  алмыйм. Шәйхеразый исемле  егеткә: “Гармунга  өйрәт”,– дип  ялындым. “Бас, кызым, Әпипә” көен ничек чыгарырга икәнлеген төшендереп бирде. Үҗәтләндем, өйрәндем. Әмма бер җайсыз  ягы бар икән. Кичке  уеннардан соң син гармуныңны урнаштырган арада кунакка  кайткан кызларны башка  егетләр озата  китә. Бу,  билгеле,  ачуны  китерә. Минем әти   киез итек басу остасы иде. Кышка  заказлары     күп  була.  Мин кич  йөреп  кайтам, әтинең итек түши торган җәймәсенә башын  салып рәхәтләнеп   йоклаган  чагы. Уяна  да: “Рәхмәт,  вакытында  кайттың, әйдә, гармуныңны  уйна,  йокылар  ачылсын”,– дип әйтә иде. Мин уйныйм,  әти  җыр  суза:

Барам әле Минзәләгә,

Сөйгәнем Минзәләдә.  

Шул Минзәлә кызлары  дип

Үзәгем  өзгәләнә.

Көе  шундый  җиңел, сүзләре  җырлап тора. Тик никтер соңгы вакытта ишетелми. 

   Ярый,  яшьлек  үтте.    Өй­ләнер  вакыт та җиткән икән. Баксаң, миңа булачак  яр Кук­мара  районының Югары  Шәмәрдән  авылында  гы­на  яшәгән икән.  Шөкер аллаһыма,  менә инде 50  ел парлы гомер  кичерәбез. Кайчак тальян гармунны  кулга алып, моңланып утырырга  яратам. Аяклар  да  көй  уңаена тирбәлә.  Ә хәләлемнең  кәе­фе  юк  чагы. Әмма: “Нәрсә, тибенә-тибенә  уйнап уты­расың? Эшең беткәнме әллә!” – дип үпкәләве озакка бармый.  Мин уйнаган   көйгә кушылып жырлап җибәрүе бе­лән   көннәр яктыра,  дөнья түгәрәкләнә.

  Гармун һәм гармунчылар турында   яза башлагач, Миңгәр авылында  яшәгән Хәсәнша  абыйны да искә алып үтим әле. Ватан  сугышын   кичкән, кулыннан  эш  килә торган  олпат шәхес   иде  ул.  Бервакыт газетада минем  гармун  уйнап  төшкән  фотомны   күрә дә, күршеләренә  кереп, Мәгъдәнур гармун  уйный беләме  ул, дип кызыксына.  Күршеләре төгәл җавап бирә алмый.  Шуннан  соң  Хәсәнша абый ни эшли дисезме –  улы Ирекнең  эштән бушаганын чак-көч  көтеп  ала да, гармунын  күтәреп безгә (Сабага) килеп  керә. Сәлам бирештек тә,  ул – минем, мин  аның  гармунын  алыпуйный башладык. Кабатланмас дуэт булды бу.  Ахырдан  кочаклап  алып, син 40 ел элек эшләп биргән циркуляр валың һаман  да хезмәттә,  авылдашлар  алдында сине  мактап искә алам дип сөйләве һаман  да    күз  алдында.

  Инде  мәкаләмне  төгәллим  дигәндә  генә,  күңелдәге  эчке аваз, син үзебезнең Велорик турында  язарга  оныттың түгелме соң, дип  куймасынмы!  Аннары үземне тынычландырдым. Велорик  Вәлиуллин – гармунчылар  сафында һәрвакыт беренче. Ул үзенең осталыгын халыкка  җиткерә алган, татар моңын  сөючеләрнең  рәхмәтен ишеткән,  чын өлгерү белән  өлгергән 78  яшьлек  “егет” булып кала. Хәзер дә  үткәрелән чараларга авырсынмый килә,  моңлы көйләре белән күңелләрне иләсләндерә. Районда бе­рен­челәрдән  “ТАССРга – 100 ел”  медаленә ия булды. Бу аңа аллаһының тәкъдире, халык рәхмәте булып барып иреште.  

Мәгъдәнур Гатауллин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев