Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ЯҢА ЕЛ ЧЫРШЫСЫ КОНКУРСЫ

Районыбызда Яңа ел бәйрәменә әзерлек уңаеннан “Иң яхшы бизәлгән Яңа ел чыршысы” конкурсы игълан ителде. Максаты – биналар һәм территорияләрне матур итеп бизәүчене ачыклау, районда яшәүчеләр һәм кайткан кунаклар өчен бәйрәм атмосферасы тудыру, балаларның һәм олыларның кышкы ялы өчен шартлар тудыру, Яңа ел чараларында катнашучыларның сәнгать иҗатын хуплау һәм халыкта матурлыкка кызыксыну уяту.

Конкурс  ике номинациядә  үткәрелә: Яңа  ел чыршысын, территорияне иң яхшы бизәү  һәм Кыш бабайлар,  кар  кызлары парадында катнашучы делегацияне иң яхшы әзерләү. Әлеге конкурс турында нигезләмә, номинацияләр һәм эшләрне бәяләү критерийлары һәм Яңа ел кампаниясенә кагылышлы башка файдалы мәгълүмат белән район сайтында (http://saby.tatarstan.ru/tat/)   танышырга мөмкин.  Әзерлек барышында, 2020 ел Россиядә Хәтер һәм Дан елы, Татарстан Республикасында  ТАССРның 100 еллыгы, Саба районы оешуга 90 ел тулу елы икәнен исәпкә алырга кирәк. Балалар сөенеченә күмелгән,әкият,тылсым белән тулы әлеге гаилә бәйрәменә лаеклы итеп әзерләнергә һәм аны матур итеп каршыларга чакырабыз!

Фото: архив/Фәнил Мәүлетов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев