Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яңа елда – яңа эшләр

Үзенең шатлык-куанычлары, борчу-мәшәкатьләре, башкарылган эшләре белән узган 2017 ел һәрберебезгә бер еллык гомер тәҗрибәсе, алга таба яшәргә ышаныч бирде. Бу чорда район халык хуҗалыгында башкарылган эшләр, авыл җирлекләрендә төзелгән яңа йортлар, сафка баскан объектлар барыбызның да күз алдында.

Территорияләренең үсешенә җирле инициативалар да булышты,  җирле әһәмияткә ия мәсьәләләр үзара салым хисабына да хәл ителде. Ә 2018 елда районыбызның социаль-икътисадый үсешендә нинди юнәлешләр өстенлекле булачак?  Бу хакта газета хәбәрчесенә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары-икътисад бүлеге начальнигы Марат Рашат  улы Ишниязов  сөйләде:

 –Районыбызның 2018 елга һәм 2019-2020 елларның  план  чорына социаль-икътисадый үсеш фаразларына уңай динамика  параметрлары  салынган.  2017 елда  районның тулай территориаль продукты 2016 ел  күрсәткеченә карата  113,8 процентка  үсте. Төзелеш тармагына  килгәндә башкарылган эшләр  күләме үсеше гамәлдәге  бәяләрдә 5 процент тәшкил итте. Ирешелгәннәрдән  чыгып, 2018 елда динамик үсеш курсына йөз тотылачак. Район инфраструктурасын яхшырту юнәлешендә эш дәвам итәчәк. Эре инвестиция проектларын гамәлгә ашыру планлаштырыла. Торак пунктлар йөзен яңа төзелешләр  билгели. Республика программалары кысаларында, дәүләт финанславы нигезендә, республика бюджетыннан 60 миллион сумнан артык  финанслар бүленүенә исәп тотып төзелеш һәм авыл хуҗалыгы объектларын капиталь ремонтлау эшләре башкару күздә тотыла.

 2018 елдан социаль объектлардан  "SABA-ARENA" спорт комплексы (фото), аграр  көллиятнең уку  корпусы, Туктар һәм Сабабаш авылларында фельдшер-акушерлык пунктлары, Тенекидә һәм Курсабашта авыл клублары төзелешләре алып барылачак. Болардан тыш ..

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасыннан укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев