Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ЯҢА ГАСЫРНЫҢ БЕРЕНЧЕ ИГЕЗӘКЛӘРЕ

2001 елның 28 февралендә яңа гасырның беренче игезәкләре дөньяга килүе турында язганыбызга әле генә кебек. Баксаң, ул көннән соң 18 ел узып, Рузинә белән Руфинә Кәримовалар инде сылу кызлар булып үсеп җиткәннәр икән. Гүзәлкәйләрнең үзләрен күреп аралашу теләге мине Олы Кибәче авылына алып килде.

Һәр авылны матур, әдәпле, үрнәк гаиләләре бизи. Кә­римовлар да – шундыйларның берсе. Йортлары да әллә кайдан балкып, хуҗалары кебек нур чәчеп тора. Юкка гына кызлы йорт – нурлы йорт, димиләр. Күршеләрендә яшәү­че мәрхү­мә әби гаиләдә кыз бала туса, йортка 70 фәрештә керә, дип хак әйтеп калдыргандыр. Ә бу йортта берсеннән-берсе чибәр 3 кыз үсеп, буйга җиткәннәр. Олы апалары Гөлинәгә 5 яшь вакытта көтеп алынган игезәкләр – Рузинә белән Руфинә дөньяга килеп, әти-әни өчләтә бәхетлегә әйләнә. Гаилә башлыгы Рафил Сабаның 104нче һөнәр училищесында укыганда көн дә җитәкләшеп бер үк төс­ле киенгән, бантик­лар таккан ике игезәк кызның мәк­тәпкә килүләренә соклана. Иге­зәк кызларым булсын иде, дигән хыял шул вакытта ук күңел түренә керә. Озакламый ул тормышка ашып, олы бәхеткә әйләнә. Әмма УЗИ иге­зәкләр икәнлеген әйтсә дә, берсенең кызмы, малаймы икән­­леген төгәл күр­сәтми. Шу­ңа исем­нәр һәр ике оч­рак өчен дә сайлап куела. Кызлар район үзәк хас­таханәсеннән чыкканда да, 1 сыйныфка барганда да җирле телевидение алар турында махсус тапшыру әзерли.

Бүген инде Рузинә Казан медицина көллиятенең 2нче курсында бе­лем ала. Ул Казан дәүләт ме­дицина университетының VI курсында укучы олы апалары Гөлинә юлын сайлаган. Руфинә быел Олы Кибәче мәктәбенең 11 сыйныфын тәмамлый. Ел саен төрле фән олимпиадаларында катнашып, алдынгы урыннар яулый. Быел да районда хокук фәне буенча олимпиадада 1 урынга лаек булган. Исәбе – әнисе юлыннан китеп, математика укытучысы булу. Хәер, әниләре Ләйсән генә түгел, дәү әтиләре, дәү әниләре – Розалия һәм Рафил Сафиннар лаеклы ялдагы хөрмәтле мөгаллимнәр булып, укытучылык аларда династия буенча килә. Кызлардагы үзгә тәрбиялелек, әдәплелек әллә кайдан күзгә ташлана. Моның асылында әти-әни үр­нәге белән бергә, ике яктан да тигез булган әби-бабайлар тәрбиясе икәнлеге дә ачык чагыла. Икесе бер тамчы су кебек охшаш булмасалар да, эчке дөньялары, тоемлау-си­зем­ләү­ләре бер төсле алар­ның. Гаи­ләдә «әтием», «әни­ем», бер-берсенә «туганым» дип назлап эндәшәләр. «Аларның бер-берсен ярату, сагыну хисләре бөтенләй башка. Берсенең кү­ңеленә кыен икән, икенчесе шуны тоя. Берсе авыртып китсә, икенчесе аны җәлләп елый. Туганлык якынлыгын әйтеп кенә аңлатып булмый. Сокланып ка­рап торам. Минем уң кулларым алар. Кечкенәдән хезмәт тәрбиясе бирергә тырыштык», – ди әниләре. Чаллының «Дор­стройсервис» оешмасында шәх­­си машинасы белән эшләүче әтиләре Рафилнең дә төп таяныч­лары алар. «Җәйге сезонда өйгә сирәк кайтыла. Мин кайтып, машинадан төшүгә, чиләк алып «КамАЗ»ны юарга кере­шәләр. Миңа киткәндә чиста, күңелле булсын өчен бу. Бөтен эшне бергә башкарабыз. Хуҗалыгыбыз зур, мал-туарыбыз күп. Җәй кө­не бак­ча тулаем алар җилкә­сендә. Кечкенәдән көлен сибеп, ашламасын кертеп, бакча серләрен белеп үстеләр», – ди әти кеше кызлары бе­лән горурланып. Го­мумән, Кәримовларны авыл­­­­дашлары тырыш, эшсөяр, үр­­­нәк гаилә буларак хөрмәт итә. Гаилә башлыгы Рафил Әф­­ганстан сугышларын узып, зур сынаулар алдында калганга, һәр тыныч көннең кадерен бе­леп яши. Ир-атның Ватанын, гаиләсен сак­лау бурычын үзенең ныклы җилкәләренә алып ка­дерлеләрен җитеш, имин тормышларда яшәтү өчен бөтен көчен куя. Ләй­сән – Олы Кибәче урта мәк­тәбендә озак еллар тарих, җәм­гыять белеме фәннәрен укытучы хөрмәтле мөгаллимә, уңган хуҗабикә, ягымлы килен буларак та үрнәк ханым. Ике якның да әти-әниләрен хөрмәтләп, аларга илтифат­лылык күр­сәтеп гомер ки­черәләр. Шу­ңа да алар гаи­ләсендә үза­ра җылылык, дуслык, аң­лашу хөкем сөрә. Әби-бабайлар оныкларының тәр­бияле, әдәпле булуына куанып бетә алмыйлар. «Дәү әтие­без догалар өйрәтеп, без­дән әле имтихан да ала. Иң җаваплысы – аның ал­дын­да имтихан тоту», – ди­ләр кызлар. Дөрестән дә, дәү әтиләре оныклары бөтен як­тан да уңган булсыннар өчен бар күңелен бирә. Олы Кибәчедән алып Саба сән­гать мәктәбенә курай һәм баян түгәрәкләренә йөртүе дә шуның ачык бер мисалы. «Без шундый матур гаиләдә тәрбияләнеп үсүебез белән бик бәхетле. Ике яктан да әби-бабайларыбыз бар. Монысы икеләтә шатлык!», – ди­ләр кызлар. Кызларның алдагы тормышлары гел шатлыклардан гына торса иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X