Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яңа җитәкчеләр

Саба муниципаль районы башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге начальнигы итеп Эльмир Дамир улы Рамазанов билгеләнде. Ул 1981 елда Байлар Сабасында туган. 2003 елда Казан дәүләт архитектура-төзелеш академиясен тәмамлый. Хезмәт юлын техник инвентарьлаштыру бюросында техник-инвентарьлаштыручы булып башлый. 2006 елдан башкарма комитетның инфраструктура бүлеге баш белгече, 2013 елдан бүлек начальнигы урынбасары иде.

Районара почтампка җитәкче итеп Рафил Рафаэль улы Заһидуллин билгеләнде. Р.Заһидуллин 1984 елда Байлар Сабасында туган. Югары белемле, белгечлеге буенча икътисадчы. Хезмәт юлын “Сабыагрохимсервис” җәмгыятендә табельчы булып башлый. 2005-2008 елларда Саба күптармаклы җитештерү предприятиесендә мастер, икътисадчы булып эшли. 2008-2010 елларда – “Ак барс Банк”ның Сабадагы өстәмә офисы өлкән белгече. 2011 елдан алып хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең әйдәп баручы инспекторы иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев