Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яңа проектлар – яңа эш урыннары

Саба муниципаль районы Советының 9 апрельдә узган утырышының көн тәртибендә каралган мәсьәләләр арасында башкарма комитет җитәкчесенең инвестицияләр үсеше буенча урынбасары Илнур Котдусов чыгышы зур кызыксыну уятты.

Районда авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү темасына киңрәк тукталырга булдык.

– Илнур Илдусович, 2018 елда эшмәкәрлек эшчәнлеге һәм бизнес вәкилләренә булышлык турында газета укучыларыбызга күбрәк мәгълүмат бирәсе килә.

–2018 елда районда кече һәм урта предприятиеләр әйләнеше 12,9 миллиард сум булып, чагыштыру чорына карата 116 процент тәшкил итте. Аларда эшләүчеләр уртача саны 46га артып, 3524кә җитте. Хәзер кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларында район тулай территориаль продуктының 35 проценттан артыгы җитештерелә. Салым органнары мәгълүматлары буенча былтыр 180 яңа эшмәкәр һәм 45 кече һәм урта бизнес предприятиесе теркәлгән. Структурада сизелерлек үзгәрешләр булмады. Җитештерү тармакларында лидер булып авыл хуҗалыгы (14%) һәм сәнәгать (12%) тора. Кече һәм урта бизнесны үстерү буенча эшне нәтиҗәле оештыру максатында башкарма комитетта инвестиция һәм эшмәкәреккә булышлык итү бүлеге булдырылды. 2016 елда безгә булышлык итүне сорап 53 эшмәкәр килсә, былтыр аларның саны – 91гә, быел I кварталда ук 74кә җитте.

Бизнесны үстерү дәүләт программаларының булышлыгы белән 2018 елда бирелгән субсидияләрнең гомуми суммасы 38 миллион сумга җитте. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы линиясе буенча 3 кооператив, 2 гаилә фермасы, 5 эш башлаучы фермер грант алды. Лизинг-грантка 2 эшмәкәргә техника бирелде.

–Чыгышыгызда телгә алынган яңа проектларның тормышка ашыру күпләгән эш урыннары барлыкка китерүе белән куандыра. Шуларга тукталып китсәгез иде.

–2018 елда районда ике сәнәгать паркы – “Саба” индустриаль һәм “Яшел парк” экотехник паркларын формалаштыру башланды. “Яшел парк” төзелешенә старт бирелде инде. Хәзерге көндә парк мәйданы 8 гектарда киртәләп алынды, төп участокларга керү юлы салынды, электр кертелде. Биредә ел саен 150 мең составында металл булган калдыкларны эшкәртү планлаштырыла һәм 200дән артык эш урыны булдырылачак. Беренче чиратны эшләтеп җибәрү бу елда ук күздә тотыла. Индустриаль паркның беренче чираты 38 гектар мәйдан били һәм аның инженер инфраструктурасын проектлау финансланды һәм төзелешкә субсидия алуга РФ Икътисадый үсеш министрлыгына заявка бирелде. Башка проектларга килгәндә 2019 елда “Прогресс” компаниясе тарафыннан Шәмәрдәндә сибелүчән төзелеш материаллары җитештерү планлаштырыла. Хәзер җиһазларны монтажлау бара, өстәмә рәвештә 29 яңа эш урыны булдырылачак. Шәмәрдәндә “Ялкын” предприятиесе базасында алюминийдан моторлы көймәләр ясый башлау – 20, сәнәгать җилләтү продукциясе һәм кондиционерлау системалары җитештерү – 10, Иштуганда ашау өчен кытай таякчыклары ясау цехын эшләтеп җибәрү –27 яңа эш урыннары барлыкка китерер дип көтелә. Чулпыч авылы янында югары технологияле роботлаштырылган сөт комплексының да беренче чираты төзелеше бара. Өч этаптагы проект тулысынча 2021 елда төгәлләнәчәк һәм анда 60 ка якын кешегә эш урыны булачак. Туктардагы комп­лексны исә яңа коллектив белән быел эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Кыскасы, инвестиция климатын яхшыртуны күздә тоткан чаралар районның социаль-икътисадый үсеше күрсәткечләрендә чагылыш табар дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев