Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ялгышу-адашу, бәхет-бәхетсезлек, сөю-нәфрәт: «Мизгел» халык театрыннан - премьера [фоторепортаж]

Район мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Мизгел» халык театрының һәр спектаклен көтеп алабыз. Чираттагы иҗат җимешләре - Хәбир Ибраһимовның «Ялгыз каен күзе» әсәре.

Ике пәрдәле «Ялгыз каен күзе» мелодрамасы бүгенге көн проблемаларын ачып бирә. Бу – акчага сатылган үкенечле, сагышлы мәхәббәт тә, сөйгән ярын югалткан яшь кыз язмышы да.

Әсәрдә каен образы мөһим роль уйный. Халыкта вәгъдәсен үтәмәүчегә каен күзе тия, дигән әйтем бар.  Спектакльдәге ялгышу-адашу, бәхет-бәхетсезлек, сөю-нәфрәт, ике гашыйкның хис-тойгылары, сагыну-сагышларын һәр тамашачы үз йөрәге аша кичереп утыргандыр, мөгаен.

Драманың уңышлы куелышында режиссерның өлеше зур, сәхнә бизәлешенә дә зур игътибар бирелгән. Спектакль лирик җырлар белән үрелеп барды, һәр артист үз ролен зур осталык белән башкарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев