Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яраткан хезмәт бәхет китерә

Кичә районыбызның бер төркем авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, җитәкчеләр Казан шәһәрендә Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көненә багышланган бәйрәм чарасында катнаштылар.

undefined

«Казан-ЭКСПО» күргәзмәләр үзә­генең Илһам Шакиров исемендәге кон­церт­лар залында Президент катна­шында узган тантаналы ча­рага, елдагыча, хезмәттә юга­ры күрсәткечләргә ирешкән алдын­гылар чакырылган иде. Әлеге тан­танада район башлыгы Рәис Миң­неханов җитәкчелегендәге 18 ке­ше­лек делегация катнашты. Авыл ху­җа­лыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин, фи­нанс-икътисад бүлеге начальнигы Әл­фия Мусина, «Мөхәммәтшин» крестьян-фермер хуҗалыгы җи­тәк­чесе Зөфәр Мөхәммәтшин, җа­ваплылыгы чикләнгән «Саба», «Игенче» «Мәртен агрофирмасы», «ПМК», «Симет», «Курсабаш» җәмгыятьләре директорлары Зиннур Дәүлиев, Алмаз Зарипов, Әскәр Фатыйхов, Константин Маковеев, Шамил Зәйнетдинов, Ирек Җиһаншин, «Саба» җәмгыятенең Мичән бүлекчәсе идарәчесе Айзат Шәйхуллин, «Юлбат» авыл хуҗалыгы предприятиесе механизаторы Равил Фәлахиев, «Шытсу» җәмгыяте, Сатыш бүлекчәсе комбайнчылары Айдар Шакиров, Әсхәт Шакиров, «Саба» җәмгыяте машина йөртүчесе Раил Хәйбриев, «Мөхәммәтшин» крестьян-фермер хуҗалыгы машина йөртүчесе Миннәхмәт Закиров, «Шытсу», «Курсабаш» хуҗалыклары сыер савучылары Факия Һидиятуллина, Рәзилә Әхмәтҗанова әлеге бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары булдылар. «Юлбат» авыл хуҗалыгы предприятиесенең Килдебәк бүлекчәсендә 43 ел механизатор булып эшләүче Равил Фәлахиев яраткан хезмәтнең бәхет китергәненә күптән инанган кеше. Лаеклы ялда булса да, хезмәтеннән аерыла алмый. «Д-75» тракторында чәчүдә, тырмада эшләдем. «Кыр батыры» булып, районда узган бәйрәмдә дә хөрмәтләндем. Тырышлык бервакытта да бушка китми Кыш көне авыл хуҗалыгы машиналарын, тракторларын ремонтлыйм. Эшләгән кешегә хөрмәт зур», - ди ул. «Курсабаш» җәмгыятендә 32 ел сыер савучы булып эшләүче Рәзилә Әхмәтҗанова да авыл хезмәтчәннәрен зурлауларына җитәкчеләргә рәхмәтле. «Бүген бер сыерга 29 килограмм сөт савабыз. 400 баш савым сыеры бар, өч сменада эшлибез. Тантаналы чарага беренче тапкыр барам, бик дулкынланам», - ди ул. Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көнен «Игенче» җәмгыяте дә зур хезмәт уңышлары белән каршылый. «Бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 37 центнер уңыш җыеп алдык. Уңышның тулаем күләме 82 мең центнер тәшкил итте. Җәмгыятьтәге хезмәтчәннәрнең уртак тырышлыгы белән узган елгы күрсәткечебездән (57 мең центнер) шактый югары баскычка ирешә алуыбыз бик куанычлы. Инде 600 гектарда игелүче кукуруздан силос әзерләүне тәмамладык. Уртача уңыш 360 центнер чыкты. Сөт савуда да узган елгы күрсәткечләргә караганда үсеш 7 процент тәшкил итә. Төзелеш эшләре дә дәвам итә. Ашлык чистарту комплексы төзелеп бетте, саву залында эш бара. Кыскасы, эшләнгәннәре дә, эшлиселәре дә күп әле», - ди хуҗалык җитәкчесе Алмаз Зарипов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев