Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яшь гвардиячеләр конференциясе

Яшьләр актив, инциативалы булырга, куелган максатка ирешүдә кулга-кул тотышып эшләргә, тормышны алга җибәрүдә үз сүзен әйтә белергә тиеш.

Кичә Сабаның балалар иҗат үзәгендә үткәрелгән “Бердәм Россия” сәяси партиясе “Яшь гвардия” иҗтимагый оешмасы җирле бүлегенең V отчет-сайлау   конференциясендә район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов әнә шулай дип белдерде. Оешма белән җитәкчелек итүче Айнур Халиев чыгышыннан   күренгәнчә, районда яшьгвардиячеләр 54 активистны берләштерә.  Алар тырышып эшли һәм белем ала, төрле җәмәгать эшләрендә, мәдәни чараларда, төрле акцияләрдә актив катнаша,  спорт ярышларында сынатмый. «Яшь гвардия» штабы районның барлык авыл җирлекләрендәге яшьләр, мәктәп укучылары белән эш алып бара. Конференциядә эшчәнлекне тагын да активлаштыру бурычы куелды. Яшьләргә үз тәкъдимнәрен “Яшь гвардия”нең Татарстан төбәк бүлеге әгъзасы Виталий Климонскис, партиянең Саба җирле бүлекчәсе конференциясендә бүлекчәнең башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит  Зарипов җиткерде.  Җирле бүлекнең штабы һәм контроль-ревизия комиссиясе яңадан сайланды. Оешма белән моннан соң да Айнур Халиев җитәкчелек итәчәк. Төбәк хисап-сайлау конференциясенә делегат булып Илназ Нәбиуллин барачак. Активларга төбәк штабы җитәкчесе Динар Бариев имзалаган Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Фәнил Мәүлетов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев