Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яшәү шатлыгы бирүчеләр

Һәркемнең язмышы төрле. Арабызда гомер көзләрен ялгызы каршылап, сәламәтлекләре буенча башкалар ярдәменә мохтаҗ булучылар да бар. Аларга үз йортларыннан аерылмыйча яшәү шатлыгын социаль хезмәткәрләр бүләк итә. Бүген “Балкыш” үзәгенең өйгә барып социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә 165 кеше исәптә тора, аларга 29 социаль хезмәткәр беркетелгән.

undefinedСоциаль өлкәдә эшләп кенә калмыйлар, анда яшиләр. Чөнки аларның вазыйфа­лары эш сәгате бетеп ке­нә төгәлләнми, ул күңел ха­лә­тенә әверелә. Язмам герое, Любовь Абросимованыкы да нәкъ шулай. Ул табигате белән социаль хезмәткәр булып, 8 ел Шәмәрдәндә үзенә беркетелгән 7 мохтаҗ кешегә хезмәт күрсәтә. Без Любовь ханым белән Киров урамында яшәүче, II төркем инвалид Сәлия әби Хәмитҗанованың өендә очраштык. Аңа тиздән 90 яшь тула. 1997 елдан бирле өйгә барып хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә исәптә тора. Таяк белән генә авырдан хәрәкәтләнүче әбине язмыш күп сынаган: яшьли ирен, аннан улын, кызын югалткан. Бүгенге көндә төп терәге дә, сердәшчесе дә – Любовь Абросимова аның. Люба ханым Кукмара районының Пчеловод авылыннан килеп эшли. Үзенең башкаларга кирәклеген, зарыгып дүрт күз белән көтүләрен белеп ике авыл арасын үткәнен сизми дә кала ул.

«Социаль хезмәткәр булганчы да Шәмәрдәндә ашханәдә эшләдем. Яшермим, баштагы ике елы бик авыр булды. Миңа беркетелгән кешеләр арасында үрмәләп йөрүчеләр, ятып кына торучылар да бар. Атнага 3-4 тапкыр, кирәк булганда ял көннәрендә дә киләм. Әйбер кирәк дип шалтыратканда графикка гына карап торып булмый. Ашарга пешерәм, йорт-җирне җыештырам. Барысы да үз йортлары белән торганлыктан, өйдәге хезмәтләр белән беррәттән, бакча эшләре дә өстәлә. Яшелчәләр утыртабыз, чүпләр утыйбыз. Резеда Владимирова (Сәлия апаның медицина хезмәткәре) белән бергәләп бәрәңге дә утырттык. Кибеттән азык-төлек алып кайту, мунча ягу да минем өстә. Кыш көне кар көрибез. Кыскасы, көндәлек тормышын алып барабыз», - ди Люба ханым.

Люба Абросимовага психолог та булырга туры килә. Төрле холык-фигыльле кешеләрнең күңел халәтләрен аңлап, һәрберсе белән уртак тел табарга кирәк. Шәмәрдәннең бер башыннан икенчесенә җәяүләп йөрсә дә, һич зарланмый. «Чираттагы ялымнан һәрберсен сагынып киләм. Чын ихластан күпме рәхмәт сүзләре ишетәм бит мин. Сәлия апа бишвакыт намаз укый, мине гел хәер-догада тота. Гел янына барасым килеп тора. Өлкәннәрдә тәҗрибә зур, еш кына үзләреннән киңәшләр дә сорыйм. Эч-серләребезне бүлешәбез. Бергәләп елашып алган көннәребез дә күп», - ди Люба ханым. Алай гына түгел, социаль хезмәткәрләргә көндәлек документ эшләрен дә төгәл алып барырга, өлкәннәрнең температураларын үлчәргә, һәркөнне халәтләрен тер­кәп куярга кирәк. «Быелгы пандемия чоры социаль хезмәткәрләрдән аеруча саклык, игътибарлылык таләп итә. Ярдәмгә мохтажларның хроник авырулары булу да сәбәпле, шәхси саклану чараларын катгый үтәргә кирәк. Өйләрне дезинфекцияләп, капка, ишек тоткычларын сөртеп торалар.Чираттагы ялда булсам да, гел хезмәткәрләрне кисәтеп торам», - ди бу көнне дә Сәлия әби янында булган өйгә барып хезмәт күрсәтү бүлекчәсенең социаль эшләр белгече Розалия Нурмиева. Өлкәнәйгән көнендә берьялгызы яшәүче Сәлия әби Хәмитҗанованың социаль хезмәткәрне ничек зарыгып көтеп алганын әйтеп торасы юк. Люба апа юаныч та, куаныч та аңа.

«Рәхмәттән башка сүзем юк. Үзем бер эш тә булдыра алмыйм. Яшем зур, хәтерем начар, газдан бик куркам. Ул отпускка китәр вакыт җитсә, борчыла башлыйм. Аллаһтан үзенә исәнлек-саулык сорыйм», - ди Сәлия әби.

Гүзәл Закирова, «Балкыш» халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесе:

«2019 елда 35 кеше карауга алынган булса, быел яңадан 21 өлкәнебезгә социаль хезмәткәр беркетелде. Төрле технологияләр нигезендә социаль хезмәткәрләребез бү­лекчәдә исәптә торган өл­кәннәребезгә экскурсияләр, дә­валау гимнастикасы, физкультура чаралары үт­кәрәләр, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен, төрле алдакчылардан саклану юлларын искәртеп торалар. Уяу, сак булырга өндиләр».

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев