Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яшь скрипкачылар концерты «Яз килә»

8 апрель көнне Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең, «Шатлык» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен, «Яз килә» дип исемләнгән яшь скрипкачылар концерты узды.

Сәнгать мәктәбе укучылары балаларны скрипка белән таныштырдылар һәм төрле әсәрләр башкардылар. Әлеге концертның максаты- музыкага мәхәббәт тәрбияләү, сәнгать кешегә карата эмоциональ йогынты ясауның иң зур көченә ия булуын анлату. Ә тере музыка белән очрашулар балаларны аеруча шатландыра. Концерт вакытында алар бик күп тәэсирләр алалар. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр әлеге чарада бик теләп катнаштылар. Һәр музыкантка балалар һәм өлкәннәр көчле алкышлар бүләк иттеләр. Барлык катнашучылар да очрашулардан канәгать калдылар, ә сәнгать мәктәбе укытучылары балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне мәктәптә чакырып калдылар.

Фото: http://saby.tatarstan.ru

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев